(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август, Антон Ноздрин, Ирина
Смирнова). Бүген Казан Ратушасында, Республика көне һәм Шәһәр көне
уңаеннан, тантаналы җыелыш
узды. Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы үсешенә зур өлеш керткән
кешеләргә шәһәр һәм республика бүләкләре тапшырды. Шулай ук, традиция буенча,
Казанның Мактаулы гражданнарын, алар арасында Чулпан Хаматова бар, бүләкләделәр.
Илсур Метшин икеләтә бәйрәм – Казан шәһәре көне һәм
Татарстан Республикасы көне – белән котлады. “Әлеге залда үзләренең хезмәтләре
белән зур хөрмәткә лаек булган кешеләр җыелды. Сезнең
һәрберегез башкалабыз үсешенә зур өлеш кертте. Яңа Казанны, аның чәчәк атуын
күргәч, горурлык хисе уяна”, - диде шәһәр башлыгы һәм “соңгы елларда кичергән
үзгәрешләр – бүген залда утыручыларның хезмәте”, - дип өстәде.
“Барыгызны да сәламлим, яраткан шәһәребез өчен куйган
хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Бүген без Казанның 1012 еллыгын билгеләп
үтәбез. Бу елны без актив хезмәт куеп үткәрдек. Казанлылар Татарстанның чәчәк атуында үзләренең роле зур булу белән горурлана
алалар”, - дип дәвам итте шәһәр башлыгы.
Казан Мэры агымдагы елда Казанда булган вакыйгалар, казанышлар, ТР башкаласының үсеш юнәлешләре һәм Казанның социаль-икътисади үсеш
стратегияләрен кабул итү турында сөйләде. “Шәһәрлеләр һәм предприятиеләрнең бергә эшләве, Хакимият һәм
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның
ярдәме белән максатыбызга – Казанны фән-мәгариф, инновацион, финанс
эшчәнлегенең әйдәп баручы үзәге итеп танытырга, иң мөһиме казанлыларның тормыш
дәрәҗәсен яхшыртырга – ирешербез, дип уйлым, - диде Мэр.
Ул шулай ук, масштаблы спорт чаралары (алар ярдәмендә Казан
үзенең спорт башкаласы икәнен
раслады), Парижда узган Сабантуй турында якты хатирәләр, туристлар саны арту турында сөйләде. Мэр торак
йортларны, юлларны, мәктәп һәм балалар бакчаларын, сырхауханәләр һәм мәдәният йортларын капиталь
төзекләндерү программалары
турында сөйләде. Парклар һәм
скверларны төзекләндерү буенча президент программасында аерым тукталды. Ул
соңгы 4 елда Казанда 34 ял
итү урыны төзекләндерелде, башкарылган эшләрнең гомуми суммасы 2 млрд сум
тәшкил иткән 15 яшел зона төзелде, дип билгеләп үтте. “Паркларның гомуми мәйданы 84 га артты. Бүген
Казанда 360 га мәйданлы 139
парк һәм сквер бар. Реконструкция
эшләрендә шәһәрнең иң эре предприятиеләре катнашты. Мин аларның җитәкчеләренә
һәм коллективларына рәхмәтемне белдерәм”, - диде Мэр.
“Бергә без максатыбызга – Казанны яшәү өчен уңайлы итәргә -
ирешер өчен эшлибез. Шул ук вакытта,
алдыбызда торган мәсьәләләрне,һәл
ителмәгән проблемаларны, критик нокталарны ачык күрәбез. Болар барысы да Шәһәр
Думасы һәм Башкарма комитет өстенә ята. Барлык мәсьәләләрне чишүдә башкала җитәкчелеге, бигрәк тә Президент Рөстәм Миңнеханов, булышлык итә.
Күп кенә мәсьәләләр федераль программаларда катнашып чишелә. Юкка гына Россия
Федерациясе Президенты Владимир Путин безнең хезмәт һәм тәҗрибәбезне башка
муниципалитетларга үрнәк итеп китерми”, - дип ассызыклап үтте И.Метшин.
“Һәр кешенең, һәр хезмәт коллективының эшен хөрмәт итәбез, яраткан шәһәребез
үсешенә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтлебез”,
- дип тәмамлады шәһәр башлыгы. Шуннан соң бүләкләү тантанасы башланды.
Казанның Мактаулы
гражданы исеме Татарстан башкаласында туган театр һәм кино актрисасы, үзенең
хәйриячелек эшчәнлеге белән
танылган Чулпан Хаматовага бирелде. Актриса бүләк өчен рәхмәтен белдерде. “Мин актриса, “Подари жизнь” хәйрия
фонды оештыручысы буларак нинди сыйфатларга ия, шуларның барысының да нигезе биредә салынды.
Хөрмәтегез өчен рәхмәт. Минем өчен бу бик мөһим. Минем өчен әлеге бүләк бик кыйммәтле”, -
диде Чулпан Хаматова. Исегезгә төшерик, аңа һәм Россия эшлеклесе һәм меценат
Алишер Усмановка мактаулы
исемнәр бирү Казан шәһәр Думасының XVII сессиясе утырышында кабул ителде.
Бүген шулай ук, Казанның
Мактау китабына яңа исемнәр кертелде. Алар арасында: РФ Эчке эшләр
министрлыгының Казан буенча идарәсе, “Электроприбор” Казан заводы” ачык
акционерлык җәмгыяте, драма артисты – сәхнә остасы, РТ халык артисты Вадим
Кешнер, композитор, РФ халык артисты, РТ халык артисты Рәшит Кәлимуллин,
В.И.Ленин музей-йорты.
Илсур Метшин шулай
ук, республика һәм шәһәр бүләкләре тапшырды. “ТР каршындагы казанышлары
өчен” орден медале белән “Казан” милли-мәдәни үзәк музей комплексы директоры Луиза
Космылина бүләкләнде. “ТР атказанган халкны социаль яклау хезмәткәре” мактаулы
исеме Башкарма комитет
Аппаратының эшләр буенча идарәсенең гражданнарның хатларын кабул итү бүлеге
җитәкчесе Татьяна
Дресвянниковага бирелде. “ТР атказанган транспорт хезмәткәре” исемен Ашыгыч ярдәм
станциясенең санитар автотранспорты йөртүчесе Рәшит Һадиятуллин алды. “ТР
атказанган физик культура хезмәткәре” исеменә Спорт гимнастикасы һәм акробатика буенча балалар һәм яшүсмерләр
өчен спорт мәктәбе директоры Миләүшә
Ибраһимова лаек дип табылды. “ТР
аткзанган төзүчесе” исеме Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең инженерлык
бүлеге җитәкчесе Любовь Чемерчевага бирелде. “ТР атказанган укытучысы” исеменә Ш.Мәрҗәни исемендәне 2-нче
татар гимназиясенең химия укытучысы Лилия Халиуллина лаек булды. “ТР атказанган
артисты” исеме “Казан” милли-мәдәни үзәгенең Казан шәһәр филармониясе артисты Алия Шайгардановага бирелде. ТР Президенты Рәхмәте Казан муниципаль берәмлеге җитәкчесенең беренче урынбасары Евгения
Лодвиговага һәм “Радуга Плюс” сәүдә- җитештерү предприятиесе” җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыяте генераль
директоры Равил Шәфигуллинга белдерелде. Е.Лодвигова шулай ук, Казан Мэрыннан
Рәхмәт хаты тапшырылды.
“Казан иминлеге өчен куйган хезмәт һәм батырлыгы өчен” билгесен В.И.Шимко ис. “Радиоэлектроника”
фәнни-җитештерү берләшмәсе” акционерлык
җәмгыяте бүлек җитәкчесе
Шамил Яхин алды. И.Метшин Ш.Яхинга кызы өчен рәхмәтен белдерде. “Казан өчен
мактаулы хезмәте өчен”билгесе пенсионер, “Союзхимпроект” проектлау институтының
элеккеге хезмәткәре Юрий Величкога, Казан дезинфекцияләү станциясенең бүлек
мөдире Татьяна Глухихка, Казан мотор-төзелеш җитештерү берләшмәсенең
слесарь-инструментчысы Геннадий Кузюкинга, “Электропибор” Казан заводы” акционерлык
җәмгыяте инженер-конструкторы Владимир Трушинга тапшырылды.
Казанның Мактаулы
грамотасын 7-нче шәһәр сырхауханәсе баш табибы Ольга Богданова һәм “Булочно-кондитерский комбинат” акционерлык
җәмгыятенең кондитер бисквиты ясаучысы Лидия Соловьева алдылар. Казан Мэры Рәхмәте башкарма комитетның
Гражданнарны яклау идарәсе каршындагы эзләү-коткару отряды коткаручысы Дмитрий
Храменковка, “Красная Горка”, “Царицино”,
“Игумново”, “Новое Аракчино” территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисләре
Любовь Акинова, Сергей Лихачев, Сергей Потапов, Анна Севодинага белдерелде.
Чарада Казан шәһәр Думасы депутатлары, район администрацияләре
башлыклары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.