(Казан шәһәре
KZN.RU, 30-нчы август, Михаил
Ченцов). Татарстан башкаласында Шәһәр
һәм республика көнендә Сыртланова урамында “Калейдоскоп” балалар паркы ачылды. Әлеге парк проекты
шәһәрлеләр теләкләрен исәпкә алып эшләнде. Яңартылган яшел зонаны ачу
тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР
Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һ.б. катнашты.
3 га мәйданлы паркны
төзекләндерү эшләренең беренче этабы 5 ел элек узды. Быел проект буенча фикер
алышуда җирле халык актив катнашты. Мәсәлән, халык теләге буенча паркта
элеккеге уен фигуралары һәм статуялар сакланды. Элек балалар крепосте урнашкан
калкулык сакланды, реконструкциядән соң биредә “патша-тау” барлыкка килде.
Моннан кала
паркта яшелләндерү эшләре башкарылды, юл капламы яңартылды, җәяүлеләр
сукмаклары киңәйтелде. Шулай ук, футбол мәйданчыгы яңартылды, яңа газон һәм
клумбалар барлыкка килде. Паркны төзекләндерү эшләренә ТР бюджетыннан барлыгы 94
млн сум бүлеп бирелде.
Бүген паркка килгән
күпсанлы кешеләр өчен яңа сәхнәдә бию-музыкаль программа әзерләнде. Кунакларны
сәхнәдән Рөстәм Миңнеханов котлады. Ул Татарстанда җәмәгать киңлекләре буенча
яхшы программа гамәлдә йөри, дип билгеләп үтте. “Әлеге парк 70-нче еллардан
бирле эшли, аны берничә тапкыр төзекләндерделәр. Нияһаять, ул олылар һәм балалар
өчен дә туры килә торган идеягә ия булды. Мин сезне барыгызны да котлыйм, һәм
әлеге урынга карата сакчыл булуыгызны телим”, - диде ТР Президенты.
Парк исеме әкият
персонажлары скульптураларында, төрле төсле шакмаклар формасындагы эскәмияләрдә
чагылыш таба. Киләсе елда ял итү зонасы зурайтылачак, паркта скалодром һәм
төрле яшьләрдәге балалар өчен уен комплексы барлыкка киләчәк.
Котлау сүзләре
белән Илсур Метшин да мөрәҗәгать итте. “Бәйрәм белән, хөрмәтле казанлылар, башкалабыз
кунаклары. Без Рөстәм Нургалиевич белән бирегә килгәндә, ул миннән “монда бөтен
Казан килгәнме әллә?”, дип сорады”, - диде Мэр һәм күрше районнардан
килүчеләрдән кулларын күтәрергә сорады. Җавап итеп йөзләгән кул күтәрелде.
Чынлап та,
яңартылган парк ачылу тантанасына Татарстан башкаласының төрле почмакларыннан
килгәннәр. Мәсәлән, Гөлнара Хөснетдинова кызы белән 10-нчы микрорайоннан
килгән. “Без биредә төзекләндерү эшләренә кадәр һәрвакыт йөри идек. Аерма – бик
зур”, - диде ул.
Олы буын
вәкилләре дә паркны югары бәяләде. “Оныклар үсеп бетте инде, үзебез биредә
йөрибез. Бик матур ясаганнар”, дип сөйләделәр пенсионерлар Игорь һәм Валентина
Колесниковлар.
Яшь парлар да
парк ачылуга шатланалар. “Без моннан ерак түгел Зорге урамында торабыз. Кызганыч,
паркны җәй азагында гына ясап бетерделәр. Ләкин иң мөһиме хәзер паркны тәртиптә
тотарга. Бу - без күргән парклар арасында иң яхшысы”, - дип фикере белән
уртаклашты паркта хатыны, кечкенә кызы һәм малае белән йөрүче Илдус Сабиров.
Бүген, бәйрәм
хөрмәтенә, Казанда башка бик күп чаралар һәм социаль объектлар ачылу, концертлар
һәм спорт чаралары узачак: Менъеллык мәйданында “Kazan city racing”
авто-мото-шоу, Иске Татар бистәсендә “Уйна, гармун” халык иҗаты фестивале, “Казан”
Халыкара ат спорты комплексында ат чабышлары һ.б.