(Казан шәһәре
KZN.RU, 30-нчы август). Бүген Казанда, Татарстан республикасы көне һәм Шәһәр
көнендә, татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары Вәсил
Шәйхрәзиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур
Метшин, ТР Язучылар союзы рәисе Данил Салихов катнашты.
Һәйкәл Сәлимҗанов
һәм Һади Такташ урамнары киселешендә урнашкан скверга куелды. Проект авторлары:
Россиянең атказанган рәссамы Андрей Балашов, Татарстан Республикасының халык
рәссамы Асия Миңнуллина һәм ТР атказанган архитекторы Герман Бакулин.
Катнашучыларны
Республика көне һәм Шәһәр көне белән котлап, Рөстәм Миңнеханов Һади Такташка
һәйкәл ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында урнаштырылды,
дип билгеләп үтте. 2020 елга кадәр республиканың күренекле иҗат һәм сәясәт эшлеклеләре
исемнәрен мәңгеләштерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Исегезгә төшерик, Большая Красная урамындагы скверда татар композиторы,
пианист, СССР халык артисты, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны көе авторы
Рөстәм Яхинга һәйкәл куелган иде.
“Һади Такташ татар
поэзиясе үсешенә зур өлеш керткән күренекле язучы булып тора. Ул яшь шагыйрьләр
өчен үрнәк булырга тиеш”, дип белдерде ТР Президенты. Республика башлыгы
скульпторларны һәм һәйкәлгә матур урын сайлаган өчен шәһәргә рәхмәтен белдерде.
Шуннан соң, Рөстәм
Миңнеханов һәм башка катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.