(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август). Шәһәр һәм Республика
көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин
Даурия урамы 27, 27а, 29, 31, 33 номерлы йортлар һәм Отрадная урамы 32-нче
номерлы йорт янындагы бәйрәмне карарга бардылар. Бәйрәмгә бүләк итеп әлеге
йортларда яшәүчеләр өчен яңа балалар мәйданчыгы, тренажерлар мәйданчыгы һәм
футбол кыры төзелде. Киләчәктә яшәүчеләр җыелыш оештырып тренировкалар һәм
уеннар графигын төзергә ниятли. Ә бүген яңартылган мәйданда беренче голны шәһәр
Мэры кертте.
Мәйданчыклар һәм аеруча футбол кыры микрорайон халкы өчен
күптән көтелгән объектлар иде. Кырны яңадан торгызу соравы белән төрле яшьтәге
футбол сөючеләр мөрәҗәгать итте. Спорт мәйданнарын төзү эшләре бу җәйдә
башланды.
23 метрга 43 метр зурлыктагы яңа футбол кырында заманча
ясалма каплам җәелгән. Мәйданчыкта бүген дә уеннар бара: кырда футбол сөюче
ветераннар уйнады. Р.Миңнеханов һәм И.Метшин уенчыларга үзләре имзалаган туп
бүләк иттеләр. Футболчылар, үз чиратында Президентка һәм Мэрга исемнәре язылган
футболкалар бүләк итте.
Олы яшьтәге уенчыларның берсе Николай Сорокин биредә
һәрвакытта да футбол уйналганын билгеләп узды. Ул үз командаларына хәзерге
Мэрның, ә ул вакытта студент Илсур Метшинның килгәнен искә төшерде. “Илсур гел
спортив, техник җанлы егет иде. Мин аны күңелендә спортчы дип уйлыйм”, - диде Н.Сорокин.
аның сүзе буенча яңа мәйданчык төзүгә аның командасы гына түгел, ә 4 мең кеше
яши торган бөтен “Танкодром” микрорайоны куана. “Бу әкият сыман. Район
администрациясенә, Мэриягә һәм Татарстан Хөкүмәтенә бик зур рәхмәт”, - диде ул.
Яңартылган йортта, шулай ук яңа спорт мәйданчыгы һәм балалар
мәйданчыгы төзелде. Бүген тренажерлар мәйданчыгында һәрбер теләүче комплекслы
норма тестларын бирә алды. Бәйрәмнең иң кечкенә кунаклары өчен аниматорлар
эшләде. Олы яшьтәге кешеләр үзләрен өстәл уеннарында (домино, лото, шахмат)
сынап карады. Барлык теләүчеләр өчен дә биредә иҗади бию коллективлары, җыр
башкаручылар чыгыш ясады.
Микрорайон халкы йортны төзекләндерү эшләреннән канәгать
калды. “Мин монда өч ел элек күченеп килгән идем. Ул вакытта биредә куркыныч
иде”, - диде Даурия урамы 35а номерлы йортта торучы Миләүшә Нәзмиева. Ул
үткәрелгән капиталь төзекләндерү өчен республика һәм шәһәр җитәкчелегенә үз
рәхмәтен җиткерде. “Барысын да бик әйбәт эшләгәннәр, шәп мәйданчык төзегәннәр.
Биредә гел балалар гөрләп торачак”, - диде ул.
Искәртеп китик, әлеге территориядә йортларны капиталь
төзекләднерү программасы кысасында коплекслы төзекләндерү эшләре башкарылды:
яңа асфальтобетон капламы урнаштырылды, спорт һәм балалар мәйданчыклары төзелде,
шулай ук биредә агачлар, куаклар утыртылды. 2009 елдан 2016 елга кадәр
микрорайонда барлыгы 7 йортка капиталь төзекләндерү ясалган, 2017 елда капиталь
төзекләндерү эшләре Даурия урамы 25, 27, 29 номерлы йортларда һәм Отрадная
урамы 32-нче номерлы йортта уздырылды.