(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август, Михаил Ченцов).
Татарстан башкаласында “Том Сойер Фест” фестиваленең икенче сезоны тәмамланды, фестиваль
кысаларында активистлар мәдәни мирас объекты булмаган кыйммәтле шәһәр төзелеш
корылмаларын реставрациялиләр. Волков урамы, 29-нчы йорт янында үткән тантаналы
чарада төп кунаклар булып Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин тордылар. Татарстан һәм аның
башкаласы җитәкчеләре проектта катнашучыларны эшләр тәмамалану белән котладылар,
биредә яшәүчеләр белән аралаштылар һәм төзекләндерелгән йортларның берсен
карадылар.
ТР
Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова сүзләренә караганда, 3 ай эчендә
профессиональ прораб җитәкчелегендә волонтерлар шәһәрнең тарихи үзәгендә 4
торак йортның фасадын яңарттылар: Волков ур., 29,42к.1, 66 һәм Лесгафт ур.,19. “Гадәттә,
җәйге вакытта кешеләр төп эшләреннән
соң киләләр. Юристлар, полиция
хезмәткәрләре берничә сәгатькә буяучылар булалар. Һәм без кичке сәгать алтыдан
кояш батканчыга кадәр йортларның фасадларын төзекләндерәбез”, - дип сөйләде ул.
Тантанада казанлылар өчен кызыклы күңел ачу программасы оештырылды. Сәхнәдә җырчылар
чыгыш ясады, төзекләндерелгән йортларның, Казанның тарихи фотографияләрен карарга
мөмкин иде. Теләүчеләр кайнар чәй һәм пироглар белән сыйлана алды.
Беренче булып, кунакларга Илсур Метшин мөрәҗәгать итте. Шәһәр башлыгы
барлык кешеләрне Республика көне һәм Шәһәр көне белән котлады, “Том Сойер Фестның”
оештыручылар һәм волонтерларга
шәһәрне төзекләндерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерде.
“Бу рух һәм йөрәкләр бәйрәме - 7 йорт сезнең кулларыгыз
белән торгызылды. Волонтерлар - 125 кеше, район администрациясе, сезгә
барыгызгы да шәһәргә мәхәббәтегез өчен рәхмәт”, - диде Мэр. Ул шулай ук, Рөстәм
Миңнеханов һәм Олеся Балтусовага рәхмәт сүзләрен җиткерде, алар ярдәме белән шәһәрнең тарихи үзәге
төзекләндерелә башлады.
Үз чиратында, Рөстәм
Миңнеханов төзекләндерелә торган йортлар – кыйммәтле корылмалар гына түгел,
алар Казанга аерым үзенчәлек бирәләр, дип билгеләп үтте. “Кунаклар белән
очрашканда, алар миңа әлеге йортлар турында сөйлиләр. Без иске Казанның йөзен сакларга тиешбез. Әлбәттә,
күп әйберләрне югалттык, бик кызганыч, алга таба бер генә йорт та туздырылырга
тиеш түгел. Ишелергә торган йортларны да, элеккеге хәленә кайтарып,
төзекләндерергә кирәк”, - дип фикерләре белән бүлеште Р.Миңнеханов.
Республика башлыгы шәһәрнең тарихи үзәген торгызуда
катнашкан барлык кешеләргә рәхмәтен белдерде. “Биредә җыелган кешеләр җаны-тәне белән безнең барлык
башлангычларны хуплыйлар. Эшләгән
командага, волонтерларга рәхмәт. Илсур Рәисович, сезгә, рәхмәт. Чөнки шәһәр кызыксынмаса, беркем берни
эшләмәячәк!, - дип ассызыклады ТР Президенты.
Азакта ул тагын бер тапкыр казанлыларны бәйрәм белән котлады һәм проект дәвам
итәчәк, реставрацияләнәчәк йортлар саны артачак, дип өстәде.
Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе
Денис Калинкин һ.б. катнашты.
Искәртеп үтик, “Том Сойер Фест” шәһәр фестивале июнь аенда
Россиянең 10 шәһәрендә старт алды. Казанда чара беренче тапкыр 2016 еда
уздырылды. Ул вакытта активистлар шәһәр үзәгендә урнашкан 3 агач йортны төзекләндерделәр. Быел фестиваль дәвам итте. Сүз уңаеннан, РФ Мәдәният министры Владимир Мединский һәм ТР Мәдәният министры Айрат
Сибагатуллин фестиваль
волонтерлары булдылар. Киләсе елда волонтерлар Иске Татар бистәсендәге йортларны
төзекләндерергә планлаштыралар.