(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август). Бүген Казанда, Меңъеллык мәйданында “Kazan City Racing”
авто-мото-тамашасы узды. Узышның кунаклары Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры
Илсур Метшин һ.б. иде.
Трассаның гомуми озынлыгы – 800 м. Автотамаша программасында
– катнашучылар парады, индивидуаль катнашучыларның һәм командаларның күрсәтмә
чыгышлары.
Автотамашада шулай ук советлар заманы узышлары классикасы
Moscow Classic Grand-Prix автомобильләре бар иде: ”Москвичлар”, “Волгалар” һәм “Жигулилар”. Алар боҗралы
узышлар өчен махсус әзерләнгән. Рөстәм Миңнеханов советлар заманы автопромы
автомобильләрен карап чыкты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбуган хезмәте.
Бүген автотамаша кысаларында Мәскәү шәһәренең ЮХИДИендә
эшләүче хезмәткәрләреннән җыелган “Каскад” пилотаж төркеме чыгыш ясады.
Соңрак “КАМАЗ-Мастер” командасының чыгышы, каскадерлар
тамашасы оештырылды.
“Kazan City Racing” тамашасы Татарстан Республикасы Хөкүмәте
һәм Казан шәһәре мэриясе ярдәмендә уздырыла.