(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан” халыкара
ат спорты комплексы территориясендәге яңа спорт объектларын карады. Аны ТР
Президенты Аппараты җитәкчесе
Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан Мэры
Илсур Метшин һәм “Татспиртпром” АҖ генераль директоры Ирек
Миңнеәхмәтов озата йөрде.
Беренче объект “Хан” көрәш буенча спорт клубы булды,
ул үткән ел республика балалар һәмяшүсмерләр ат спорты
мәктәбе манежының икенче катында ачылды. Клубта бокска, кикбоксингка, тай боксына һәм дзюдога өйрәтәләр.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, монда 120 бала һәм яшүсмер бушлай шөгыльләнә,
шуларның 50-се – балалар өчен төрле социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр.
Татарстан Президенты күнегүләр зонасын карады һәм яшь
көрәшчеләр белән сөйләште. Шуннан
соң спортчылар белән истәлеккә фотога төште.
Соңрак, Татарстан Президентына яңа футбол манежын күрсәттеләр.
Түбәсе ябык мәйданда футбол белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Бүген биредә барлык теләүчеләр өчен һәвәскәрләр матчлары, шул исәптән балалар
футбол лигасының башлангыч һәм урта сыйныф укучылары матчлары, уздырыла.
Рөстәм Миңнеханов манеж янәшәсендәге мәйданны, җәйге спорт
мәйданчыклары һәм кечкенә балалар өчен уен зоналары ясап, мөмкин кадәр
файдаланырга тәкъдим итте.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты Пейнтбол үзәгендә
булды. Мондагы инфраструктур хәл ителешләр халыкара дәрәҗәдә пейнтбол ярышлары
уздырырга мөмкинлек бирә. Үзәк үз эченә ярышлар өчен өч мәйданчык ала. Шуларның
берсе кыш көннәрендә дә
кулланыла ала.
Кунаклар Татарстан Республикасы көне
һәм Казан шәһәре көне уңаеннан оештырылган ат чабышларын карадылар.