(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур
Метшин казанлыларны Корбан бәйрәме белән котлады.
“Хөрмәтле
казанлылар!
Сезне изге Корбан гаете белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Бу якты бәйрәм дөньядагы барлык ислам динен тотучыларны
берләштерә һәм аларның хисләрен шәфкатьлелек һәм гаделлек, кеше хәленә керә
белү һәм якыннарыбызга карата кайгыртучанлык күрсәтә белү кебек иң әһәмиятле
кыйммәтләргә юнәлтә.
Гасырлардан килгән гореф-гадәтләргә тугрылыклы булуыбызны
гәүдәләндереп, Корбан гаете мөселман халыкларының бай тарихы һәм мәдәниятенең
аерылмас бер өлеше булып тора. Без үзебезнең рухи мирасыбызны кадерләп
саклыйбыз һәм үзара аңлашып, килешеп яшәргә өндәүче дини кануннарыбызны – ислам
диненең асыл кыйммәтләрен үтибез. Безнең көннәрдә алар аерым бер зур мәгънә
алып, төрле халыклар арасындагы күршеләрчә дустанә мөнәсәбәт һәм тынычлыкның
ныклы нигезе булып хезмәт итәләр, күпмилләтле шәһәребездә бердәмлек һәм дуслык
атмосферасын тудыралар.
Шунысы куанычлы, Казан мөселманнары җәмгыятебездәге әхлак
нигезләрен һәм конфессияара бердәмлекне ныгытуга үзләреннән лаеклы өлеш
кертәләр. Шәһәребезнең һәрвакыт тотрыклылык, дуслык һәм тынычлык өлгесе булып
торачагына ихластан ышанам.
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Корбан гаете мөбарәк булсын!”, - диелә котлауда.