(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель, Алсу Сафина). Казанның
Азык-төлек департаменты һәм социаль туклану инициативасы буенча мәктәп балалары
өчен “Ашадым һәм канәгать” мобиль кушымта эшләнелгән. Мобиль кушымта
ярдәмендә Казанның инде 4 мәктәбендә укучылар ашханәдә ризык әзерләү дәрәҗәсен
бәяли ала. Уку елы ахырына
таба калган мәктәпләрне әлеге
программага кертү ниятләнә. Беренче хәбәрләр арасында салкын ашлар һәм хәләл ризык
булдыру кебек сораулар бар.
“Бу зур эш. Туклану буенча хезмәт күрсәтүнең төп
кулланучылары булып балалар тора. Шәһәрдә якынча ике йөз мәктәп исәпләнә.
Мәктәпләрдә туклануны оештыру буенча хәбәрләр алу ата-аналар өчен дә мәктәпләр өчен дә уңайлы”, - диде Казан
Мэры Илсур Метшин.
Департамент
директоры Гүзәл Ананьева сүзе буенча, әлеге кушымта 1-нче марттан алып Казанның
146-нчы һәм 179-нчы номерлы мәктәпләрендә кертелгән. Узган атнада алар арасына
143-нче һәм 156-нчы номерлы мәктәпләр кушылган. Әлеге мәктәпләрнең
һәрберсендә департамент хезмәткәрләре 5-11 сыйныф укучылары һәм аларның
ата-аналары өчен кушымта күргәзмәсен уздырган. “Безнең максат – һәр баланы ишетү”, - диде департамент директоры.
Мобиль кушымта Google play һәм
App store платформаларында урнаштырылган. Һәрбер теләгән укучы аны
бушлай итеп куллана ала. Кушымтаны
кулланыр өчен белем бирү картасының номерын һәм паролен кертергә кирәк. Кушымта
берничә бүлектән тора, шуларның берсе анкета тутыру. Анкеталар тутыру
нәтиҗәсендә мәктәпләр рейтингы төзелә. “Бу проблемалы мәктәпләргә күбрәк
игътибар бирү мөмкинлеге бирәчәк”,-диде Гүзәл Ананьева.
Шулай ук,
кушымтада агымдагы атна менюсы урнаштырылачак. Шул рәвешле, укучылар
ашханә ризыкларына бәя бирәчәк, ә департамент тавыш бирү нәтиҗәсендә ашларны
мәктәп менюсына кертәчәк.
Моннан тыш,
кушымтада “Мәктәп ревизоры” көндәлек сорауллар каралган. Алынган мәгълүмат
белгечләр тарафыннан бәяләнәчәк һәм департамантның җитештерү бүлегенә һәм
мәктәп җитәкчелегенә хәбәр ителәчәк. Мобиль кушымта ашлар сыйфатын гына
түгел, ә ашханәләрнең санитар халәтен дә бәяләргә мөмкинлек бирә.
Департамент
башлыгы кушымта эшенең беренче нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның сүзе буенча,
күпчелек зарланулар ашларның салкын булуы белән бәйле. Шулай ук, укучылар ашау
вакыты аз булуы һәм зур чиратлар булуы турында хәбәр итә. Мәктәпләрне
төзекләндерү вакытында ашханәләрдә утыру урыннарын арттыру зарурлыгы турында
департамент башлыгы да искәртеп киткән иде. “Бу тагы бер мәртәбә туклану графигын
караштыру һәм озын тәнәфесләр булдыру кирәклеген раслый”, - диде Г.Ананьева.
Илсур Метшин бу сорауны җентекләп тикшерергә кирәк, чөнки гамәлдәге система шактый күп еллар дәвамында эшләнелгән дип әйтте.
179-нчы номерлы мәктәптән хәләл ризыклар булдыру сораулары
белән берничә хәбәр килгән. 19-нчы апрельдан алып әлеге мәктәптә комплекслы
хәләл ашлар тәкъдим ителәчәк.
Г.Ананьева әлеге
кушымта ярдәмендә акцияләр уздырылачак һәм алар нәтиҗәсендә укучыларга бонус
һәм бүләкләр биреләчәк, дип хәбәр итә. Белем бирү карта балансы да кушымтада
күрсәтеләчәк. Моннан тыш, балалар үз пешекче эшләрен тәкъдим ителгән
критерийлар буенча бәяли ала. Пешекчеләрнең иң осталарын департамент
котлыйачак.
Казан Мэры сүзе
буенча, туклану дәрәҗәсен тикшерү ашханә җитәкчеләрен һәм департаменты да эшкә
җәлеп итәчәк. “Гадәттә мондый инициативалар астан – ата-аналардан килә.
Үзегезне үзегез җәмәгать каршында контрольга куюыгыз мактаулы. Без сезнең
эшчәнлегегезне хуплыйбыз. Эшегезне дәвам итегез”, - диде Илсур Метшин.