(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). Казанда ике ел
аралыгында сезонлы сәүдә өчен гамәлгә ашырылган урыннар саны 4 тапкыр арткан.
(2014 елда – 74, 2017 – 305). Казанда 2017 елга сезонлы сәүдәне оештыру турында
Казан Мэриясенең аппарат киңәшмәсендә икътисади үсеш буенча Башкарма комитетның
җитәкчесе урныбасары Иван Кузнецов сөйләде.
Сөйләүче хәбәр иткәнчә, сезонлы сәүдә өчен һәрбер урын
аукционга кимендә бер мәртәбә булса да чыгарылган. “Хәзерге вакытта
Кулланучылар базары комитеты тарафыннан 41 аукцион уздырылган, 488 лот сатуга чыгарылган. Аукционнар нәтиҗәсендә сезонлы сәүдә өчен
27 млн. сумга 305 урны гамәлгә ашырылган. Бу узган ел белән чагыштырганда 10
млн. сумга күбрәк. Аукционнар әле дәвам итә! Искәртеп китим, 2014 елда без 3,5
млн. сумга 74 урын саттык”, - диде сөйләүче.
“Әлеге сезонның кайбер аукционнары феноменаль нәтиҗәләргә иреште. Шул рәвешле, Баумана
урамындагы туңдырма сату сезонлы сәүдә объектын урнаштыру хокукы өчен сатулашулар 3 көн
дәвам итте, һәм башлангыч бәя 22 мең сумнан 1 млн. 300 мең сумга кадәр күтәрелде”,-
диде ул.
И.Кузнецов
сүзләренчә, Казан Мэры Илсур Метшин карары буенча сәүдәгә һәм аукционга әзреләнү
эшләре берничә вакыт алдан оештырылды. “Нәтиҗәдә без ике максатыбызга
ирештек. Беренчесе, законлы булмаган сәүдә итүчеләрнең барсы да диярлек сату
хокукын аукционда сатып алды һәм
аларга законлы рәвештә эш итәргә туры килде. Икенчесе, катнашучыларга
электрон сәүдәләшү тәэмин итү нәтиҗәсендә без бюджетка керемнәр санын артырдык”,
- диде ул.
Үз чиратында,
И.Метшин сезонлы сәүдәне оештыру – бик зур һәм авыр эш икәнлеген ассызыклады. “Барлык
тендер процедураларны һәм аукционнарны вакытында уздыру мөһим” – диде Мэр.
Быел сезонлы сәүдәне оештыру принциплары җитди үзгәрешләр кичерде. Объектларны урнаштыру
схемасы төзәтелде – “Казан Арена” стадионы зонасына кергән урыннар чыгарылды,
шул ук вакытта яңа урыннар кертелде
дә. Нәтиҗәдә гомуми сан 628-гә кадәр кимеде.
Эшмәкәрлек
җәмгыяте белән схема турында фикер алышулар уздыру әлеге елның үзенчәлеге булып
тора. Махсус рәвештә эшләнелгән түгәрәк өстәлләрдә 50 эшмәкәр
катнашткан. Аларга аукционда катнашу шартлары турында хәбәр ителде, парк һәм
скверларда сәүдә объектларын урнаштыру схемалары күрсәтелде, сезонлы
объектларның электрга тоташу вариантлары һәм схемалары тәкъдим ителде.
Икътисади үсеш буенча Башкарма комитетның җитәкчесе
урныбасары Иван Кузнецов сүзе буенча, сезонлы сәүдә объектларының тышкы
күренешләрен билгеле бер стандартларга китерү киләсе сезонга төп бурыч итеп
билгеләнә һәм шулай ук, ул үзләренең урыннары дизайнына акча керткән эшмәкәрләр
өчен килешү вакытын 3 елга кадәр арттыруны тәкъдим итте. Казан Мэры “озак
эшләргә җыенган” эшмәкәрләргә аренда вакытын арттыру мөмкинлеген карарга
ризалык бирде
Гамәлгә
ашырылмаган сезонлы сәүдә объектлары яңадан сатуга кертелде, аукционнар дәвам
итә.