(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель, Михаил Ченцов). Казнда санкцион булмаган сәүдәгә каршы
көрәшү буенча ике айлык башланып китте. Эшенә игътибарсыз караган
эшмәкәрләрне ачыклауга юнәлгән тикшерүләрдә Эчке эшләр белән идарә итү,
Россиянең кулланучылар күзәтү һәм ветеринар хезмәт хезмәткәрләре катнашачак. Моның
турында буген шәһәр Мэриясендә икътисади үсеш буенча Башкарма комитет җитәкчесе
урныбысары Иван Кузнецов хәбәр итте.
Үз чиратында, Казан Мэры Илсур Метшин урам сәүдәсендә тәртип
бик мөһим дип билгеләде. “Законлы урам сәүдәсе турында сүз алып барганда без иң
элек продукция сыйфатын, сәүдә объектының тирә як чисталыгын, халык имнлеген һәм
Казанның тышкы күренешен күздә
тотабыз”, - диде шәһәр башлыгы. Шулай ук, ул санкцион булмаган сәүдәгә каршы
көрәш ике айлыкларының нәтиҗәләре турында киләсе эшлекле дүшәмбедә хәбәр итәргә
И.Кузнецовка йөкләде.
“Аукционда җиңгән һәм кагыйдәләр буенча эш алып баручы бизнесменнарга
ярдәм күрсәтү мөһим. Алар күршесендә генә санкцион булмаган эшмәкәрләр эш алып
барса, безнең тырышлыкларыбыз бушка китәчәк. Шуның өчен район башлыкларының, Эчке эшләр идарәсенең,
әлеге мәсьәләгә аерым игътибар
бирүләрен сорыйм”, - диде
Мэр.
“Без барсын да белеп торырга тиеш. Кем, ничек, кая эшләгәнен. Бу җәй сезоны һәм киләсе
чаралар алдыннан аеруча мөһим. Аукционнар беткәч тә эшебезне ташламыйк”, - дип
йомгаклады И.Метшин.