(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель, Алсу Сафина). Бүген
Ислур Метшин шәһәр Ратушасында 21 хәйрия оешмаларының вәкилләре белән очрашты.
Түгәрәк өстәл эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә
Фәзлиева, Казанның Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урныбасары Дамир
Фәттахов һәм район администрация башлыклары катнашты.
Очрашуны башлап,
Мэр барлык җыелганнарны бүген билгеләнеп үтә торган Хәйрия көне белән котлады.
“Сез үзегез теләп җилкәләрегезгә авыр йөк йөкләдегез. Кешеләрне упкыннан
чыгару, аларга яңа тормыш, яңа өмет бирү – һәр кешенең дә кулыннан килми. Бу
зур фидакарьлек мисалы. Бу мисал барлык казанлылар өчен дә файдалы булыр дип
ышанам”- диде ул.
Илсур Метшин әлеге түгәрәк өстәл кебек шәһәрнең хәйрия
эшчәнлеген үстерүгә багышланган җыелыш бер ел элек уздырылганын искәртеп китте.
Ул вакытта төзелгән планнар һәм идеяләр “Игелекле Казан” проекты нигезенә
салынган һәм аларның кайберләре инде гамәлгә дә ашырылган.
“Хәйрия эшчәнлеген үстерү буенча безнең хезмәттәшлек Казан
һәм республика өчен бик мөһим”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Әлеге
юнәлешенең мөһимлеге турында Казан шәһәр думасының хисап сессиясендә Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткән иде. “Ул безне ишетте һәм әлеге эштә
безгә ярдәм күрсәтергә сүз биргән иде. Шунлыктан, без барыбыз бергә тагы да күбрәк игелекле эшләр эшли алырбыз”, -
диде И.Метшин.
Казанда бара
торган эшләр турында шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары
Дамир Фәттахов сөйләп киткән иде. Шулай итеп, ул “Игелекле эшләр
көндәлеге”, “Жизнелюб” кебек проектларның гамәлгә кертелүен, традицион хәйрия
ярминкәләре уздырылуы турында билгеләп узды. Моннан кала, ел ахырында Казанда “Игелекле Казан: хәйрия
мәдәниятен үстерү” I Ачык форумы узып киткән. Әлеге форумны ел саен уздыру
турында карар кабул ителде.
Сентябрь аенда Игелек Mail.Ru федераль сервис белән
хезмәттәшлек урнаштырылган. Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Казанның
8 фонды инде күпбаскычлы тикшерүне узган, ә 6 фонд тикшерүнең төрле дәрәҗәсендә
тора. Әлеге елның беренче кварталында сервис ярдәмендә Казан проектларына
якынча 1 млн. сум җыелган.
Шулай ук, Д.Фәттахов Казан Россия шәһәрләре
арасында”Игелекле эшләр марафоны” Россия күләмендә экология акциясе кысасында
иң игелекле шәһәрләр рейтингының икенче урынын алуын билгеләде. “Бу мактаулы эш, ләкин безнең өчен иң мөһим рейтинг
– ул безнең игелекле эшләребез һәм гамәлләребез саны” – дип әйтте Метшин.
Түгәрәк өстәл барышында Башкарма комитет җитәкчесенең
беренче урынбасары бердәм шәһәр интернет-мәйдан – “Игелекле Казан” проектының
рәсми сайты (dobro.kzn.ru.) булдырылуы турында билгеләп узды. Сайт бер сәхифә
принцибында төзелгән, монда ярдәм күрсәтергә теләүчеләр дә, ярдәмгә мохтаҗ
кешеләр дә керә ала. “Әлеге сайтта фонд һәм проектлар турында мәгълүматтан кала
“Игелекле Казан” проекты турында да иң актуаль материаллар һәм хәйрия чараларын
уздыру календаре күрсәтеләчәк”, - диде Д.Фәттахов.
21 апрель көнне фондлар өчен белем бирү проекты гамәлгә
кертеләчәк. Әлеге проект кысасында фандрайзинг, маркетинг, PR, юриспруденция,
бухгалтерия һ.б. юнәлеш белгечләре хәйрия оешмаларының вәкилләре белән
тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Бизнес белән
хезмәттәшлек турында сөйләшкәндә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче
урынбасары әлеге юнәлештә беренче нәтиҗәләр турында сөйләп узды. Шул
рәвешле, “Түбәтәй” милли хәләл тиз туклану челтәре инициативасы буенча аларның
менюларында “Игелекле обед” кертелгән, әлеге ашны сатудан кергән акчаларның 10%
Игелек Mail.Ru сервисы аша хәйрия проектларына җибәреләчәк.
Хәйрия фондлары белән бәйләнеш турында сөйләгәндә, Д.Фәттахов
“Игелекле эшләр көне” фонды турында сөйләп узды. Хәзерге вакытта Казанда әйберләр
кабул итү буенча җиде пункт һәм үзәкләшкән хәйрия склады ачыла. Әлеге чаралар
өчен биналарны Башкарма комитет бүлеп чыгарган. Игелекле эшләр көне” хәйрия
фонды директоры Рөстәм Ханов шәһәр хакимиятенә күрсәтелгән ярдәм өчен үз
рәхмәтен белдерде. Чыгыш барышында, ул хәйрия фондларын тикшерү һәм “Игелекле
Казан” кысасында хәйрия фондлар белән эш итүнең таләпчән регламентын булдыру
мәсьәләләрен күтәреп чыкты.
“Тормыш уты”
хәйрия фонды җитәкчесе Марс Хәлиев Мэр белән очрашуда авыр тормыш хәлендә
калган йортсыз кешеләрнең социаль адаптациясе буенча кризис үзәкләр булдыру
турында сөйләде. Фонд әлеге эшчәнлек белән инде 2012 елдан алып
шөгыльләнә. Шул вакыт дәвамында алар ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен хосусый милек
ияләреннән арендага фатирлар һәм йортлар ала торган булган. Мэр карары буенча
фондка бина бүлеп чыгарылган. “Хәзер без килешү төзү стадиясендә. Бина бар,
ләкин аның хәзерге хәләтендә анда яшәргә мөмкин түгел”- дип хәбәр итте
М.Хәлиев. Фонд җитәкчесе Илсур Метшинга ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать
итте. Мэр сорауны чишәр өчен урында булып кайтырга кирәклеген билгеләде.
Тулай торак өчен
бина юклыгы сорауы белән Мэрга “Реабилитация һәм адаптация үзәге” генераль
директоры Азат Гайнетдинов мөрәҗәгать итте. Әлеге оешма 2005 елдан алып
хөкем ителгән кешеләрне реабилитацияләү эше белән шөгыльләнә. А.Гайнетдинов
сүзе буенча, ел саен шәһәрдә 1400 кеше төрмәдән азат итлә. “Безнең
нәтиҗәләр – барлыгы 3% рецедив, ә республика буенча 65%”,- диде үзәк җитәкчесе.
Сөйләшү барышында Мэр районнар администрациясенә әлеге сорауны үзәк
карамагындагы кешеләрне санитар-экологик ике айлык кысасында эшкә җәлеп итү юлы белән чишәргә йөкләде.
“Донор Серч”
проекты җитәкчесе Руслан Шәкүров “Игелекле Казан” проекты нигезендә ресурс үзәге
төзү турында сөйләп узды.
Казанның паркларында
инвалидлар өчен спортив һәм уен инклюзив мәйданнарын ачу мәсьәләсенә “Казан
әниләре” җәмәгать хәйрия оешмасы координаторы Алсу Җәббарова игътибар итте.
“Балаларга”
хәйрия җәмәгать оешмасы рәисе Аделина Минхаҗева спортсмен-инвалидларга
күрсәтелгән ярдәм өчен Казан Мэрына һәм Башкарма комитетка үз рәхмәтен
белдерде.
“Юлыбыз җиңел
түгел. Кешеләр белән эшләү дә авыр, ләкин без юл башында гына һәм без буш
урыннан башламыйбыз. Бер-бер артлы әлеге мөһим эшләрне башкарып чыгарбыз. Шәһәребездә
сезнең кебек кешеләр булуына бик шатбыз. Бу иң зур бәхет һәм горурлык”- диде
шәһәр башлыгы.
Мэр мәсьәләләрнең
күп булуына игътибар итте, аларны барсын да берьюлы чишү мөмкинлеге булмаса да,
шәһәр башлыгы нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет итүен белдерде.