(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). Татарстан башкаласында
“Игелекле Казан” проекты кысасында 12 ятим балаларны асрауга алучы үги гаиләләргә вакытлыча
кулланылышка бушлай фатир бирү буенча пилот проект гамәлгә кертелә. Әлеге
гаиләләр белән килешүләр 5 елга төзеләчәк. Үги балаларга 18 яшь җитү белән
ата-аналар алдында яңа балалар алу яки фатирны башка гаиләгә бирү мөмкинлеге булачак. Әлеге сорау бүген Казан Мэры
рәислегендә Ратушада узган түгәрәк өстәлдә каралды.
Казан Мэры һәм Башкарма комитет тарафыннан кабул ителгән карар нәтиҗәсендә “авыр” категория балаларны асрауга алырга әзер гаиләләр белән эш итү
системасын җайга салу
мөмкинлеге бирелде. “Меценатлар хезмәттәшлеге ярдәмендә
без 3 фатир әзерләдек. Аларда төзекләндерү уздырылганнан соң, бу җәйне алар гаиләләргә биреләчәк ”, - дип
хәбәр ите Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов.
“Без бергә” үги гаиләләр шәһәр җәмәгать оешмасы рәисе Татьяна Степанова сүзе
буенча, Казанда 13 яшьтән олырак булган, сәламәтлек ягыннан чикләнгән
яшүсмерләрне гаиләләргә урнаштыру мәсьәләсе шактый җитди. Казанда шундый балалар саны 200-дән
артык.
Фатирлар бирелгән
гаиләләр - ул әлеге балаларны тәрбияләү буенча тәҗрибәсе булган “профессиональ”
ата-аналар, дип аңлатты Татьяна Степанова.
Татьяна Степанова нәтиҗәләр бирә башлаган әлеге проектны
гамәлгә кертү өчен Казан Мэрына үз рәхмәтен белдерде. “Бу өч фатир гына булып
күренә. Ләкин төшенеп карасак, әлеге гаиләләрдә “авыр” балалар тәрбияләнә. Һәм
әлеге проект нәтиҗәсендә тагы 12 бала үз әти-әнисен һәм ярата торган гаиләсен
табачак”, - диде Татьяна Степанова.
Шулай ук, Т.Степанова
сүзе буенча, үги ата-аналарны
профессиональ ата-аналык институты балалар белән эш итәргә әзерли. “Хәзер без
үги ата-аналар әзерлибез. 27 кеше инде укып чыкты, тагы 60 кеше быел укуын
тәмамлый”, - диде “Без бергә” оешмасының рәисе.
Казан Мэры Илсур
Метшин сүзе буенча, өч квартираны бүлеп чыгару өчен финанс кертемнәр, Башкарма комитетның һәм шуның
өчен җаваплы структураларның тырышлыгы кирәк булды. “Киләчәктә үз гаиләләрен
табачак балалар саны артуына ышанам”, - диде Мэр.