(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель).Татарстан Республикасы
территориясендә эш алып бара торган хәйрия һәм җәмәгать оешмаларына грант
ярдәмен арттыру мәсьәләсе карала. Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фәзлиева
хәйриягә багышланган Казан Ратушасында узган түгәрәк өстәл катнашучыларын
Министрлар Кабинеты һәм Татарстанның Иҗтимагый палатасы линиясе буенча грантлар
алу конкурсларында актив катнашырга чакырды. Коммерцияле булмаган оешмаларның
грант алу конкурсларында катнашу темасын бүген Казан Мэры Илсур Метшин
җитәкчелегендә түгәрәк өчстәлдә
сөйләштеләр.
“АМТЕС Foundation” медицинада яшь галимнәргә ярдәми итү
хәйрия фонды вице-президенты Рәмзия Косарева әлеге фондның яшь галим-врачларга
инновацион идеяләрне гамәлгә ашыру өчен финанс ярдәм табарга мөмкинлек бирүе
турында сөйләде. “Без проблема белән каршылаштык – әгәр дә кешегә 100 сумын
авыру балага бирү яки 10 сумын меңләгән кеше тормышын саклый ала торган яшь врачка күчерү алдында сайларга
кирәк булса, ул беренчесен сайлый. Һәм бу гадәти күренеш”,- дип аңлатты
Р.Косарева. Аның сүзләре буенча,
хәйрия эшен үстерүнең иң эффектив чарасы - ул грант ярдәме. “Муниципалитет
кысаларында хәйрия проектларын үстерүгә грант конкурслары оештырылган булса,
без күбрәк игелекле эшләр башкара алыр идек”, - дип ышана ул.
Ләйлә Фәзлиева республика башлыгының хәзерге вакытта Татарстан
территориясендә эшли торган хәйрия һәм җәмәгать оешмаларына грант ярдәмен
арттыру мәсьәләсен җентекләп өйрәнүе турында хәбәр итте.
Илсур Метшин республиканың грантларын арттыру турынданы
карар тиз арада кабул ителер,
дип ышана. “Без конкурсларда үзебезне
дөрес итеп тәкъдим итәргә өйрәнергә тиеш, шул исәптән федераль дәрәҗәдә дә”, -
дип сөйләде ул түгәрәк өстәл катнашучыларына.
Татарстан Республикасында Анжела Вавилова исемендәге лейкемя
белән авыручы балаларга ярдәм итә торган региональ җәмәгать хәйрия фондының
идарә итү рәисе Владимир Вавилов РФ Президентының грантлар бирү конкурсын
уздыру буенча координацион комитетка керә һәм ул 17 апрель көнне конкурска
гаризалар кабул итү эше башлануы турында хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, быел
гранлар яңа ысул буенча
биреләчәк, аларны ил буенча барлык оешмалар да алырга мөмкин. В.Вавилов эшли
торган фондлар һәм оешмалар тарафыннан рекомендациясе булган стартап проектлар
да конкурста катнашырга мөмкин,
дип билгеләде.
РФ Президентының
2017 елның 3 апреленнән 93-нче номерлы карары буенча быел грант конкурсларын
уздыруга 4,3 млрд сум күләмендәге субсидияләр каралаган. “Безнең бурыч – әлеге
конкурсларда мөмкин булганча катнашу”, - диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче
урынбасары Дамир Фәттахов.