(Казан шәһәре KZN.RU,
13-нче апрель). Казан FIFA 2017 Конфедерацияләр
Кубогын уздыруга югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Әлеге
карашын РФ Хөкүмәте рәисе урнбасары Виталий Мутко турнирны әзерләү
һәм уздыру мәсьәләләре
буенча киңәшмә кысаларында әйтеп чыкты.
Эш киңәшмәсендә һәм “Казан Арена” стадионын тикшерүдә
Татарстан Республикасы Пемьер-министры вазифасын башкаручы Алексей Песошин,
Казан Мэры Илсур Метшин, “Россия 2018”
оештыру комитетының генераль директоры
Алексей Сорокин, республиканың
министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре
катнашкан.
Виталий Мутко Казан әзерлек
ягыннан сорауллар тудырмавы турында хәбәр итте. “Без тагы бер мәртәбә аэропортны, кунакханәләрне, тренировка
кырларын карап чыктык. Барсы да югары дәрәҗәдәге
әзерлек хәлендә”, - диде Россия вице-премьеры. “Казан Арена”
стадионы да бернинди борчулар тудырмый. РФ Хөкүмәте рәисе урнбасары сүзе
буенча, FIFA (Халыкара футбол федерациясе) экспертларның газон хәләтенең
сыйфаты турында белешмә инде алнган.
Виталий Мутко, шулай ук, җанатарларны
кертү режимы, тану системасы, медиа үзәгенең мөмкинлекләре буенча төп
эшләр инде башкарылган, дип хәбәр
итте. “Сораулар юк, барсы да үз
юлында”, - дип хәбәр итте сөйләүче.
Россия вице-премьеры сүзе
буенча, Казан “Рубин”-ның киләсе өйдә үтә торган матчы тест рәвешендә уздырылачак.
“Казанда һәрвакыттагы кебек барсы да
югары дәрәҗәдә узачак дип ышанам ”, - диде В.Мутко.
Искәртеп китик,
Конфедерацияләр Кубогы Россиядә 2017 елның
җәйендә
узачак. Татарстан турнирның 4 уенын
кабул итәчәк.
18 июнь көнне 18.00 сәгатьтә
Португалия – Мексика матчы узачак; 22 июнь 21.00 сәгатьтә – Германия һәм Чили; 24 июнь 18.00 сәгатьтә
Мексика һәм Россия; 28 июнь 21.00 сәгатьтә
– Кубокның ярымфинал уены булачак.
Барлык уеннар да “Казан Арена” стадионында уздырыла.