(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель, Михаил Ченцов). Бүген
Казан Мэры Ислур Метшин муниципаль милекнең льготалы аренда программасын
гамәлгә кертү барышын бәяләде. Шәһәр башлыгы “ТСЦ “ИнтерТех” җаваплыгы
чикләнгән җәмгыятьнең Кирпичникова урамында урнашкан офисында булып кайтты. Әлеге
бинаны компания льготалы аренда программасы буенча “сатып алды”. “Арендалы
каникуллар” ярдәмендә эшмәкәр чараларын бинаны төзекләндерүгә һәм бизнесын
киңәйтүгә кертә алган.
Былтыр Казанда Кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтү
программасы кысасында “Арендалы каникуллар” программасы башланган: эшмәкәрләргә
льготалы шартларда муниципаль биналар арендалау мөмкинлеге бирелде. Биналар 5
елга бирелә. Беренче ике ел дәвамында эшмәкәрләр аренда түләвен түләми, өченче
елга алар аренда түләвеннән 25% түлиләр, дүртенче ел –аренда түләвеннән 50%,
бишенче ел – аренда түләвеннән 75% түләнелә. “Арендалы каникуллар” чарасының
уңай якларын беренчеләрдән булып “ТСЦ “ИнтерТех” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьнең
оештыручысы Илгиз Гафаров бәяли алды.
Мэр офисны карап чыкты. Искәртеп китик, льготалы аренда
буенча бирелә торган объектларның исемлегенә төрле сәбәпләр буенча аукцион аша сатылмыйча
калган биналар кертелде. Шул объектлар исемлегенә җитди төзекләндерү эшләре
уздырылырга кирәк булган Академик Кирпичников урамы буенча 21/14 йортта
урнашкан бина да керде.
Илгиз Гафаров бер ел элек бизнесын арттыру турында уйлап
йөргәндә әлеге бина белән кызыксына башлаган. Ул вакытта “ТСЦ “ИнтерТех”
җаваплыгы чикләнгән җәмгыять мәгълүмати технологияләр базарында инде 6 ел үз эшчәнлеген
алып бара торган иде. Программа кысасындагы “Арендалы каникуллар”ярдәмендә
эшмәкәр арендадан сакланган чараларын яңа бинаның төзекләндерүенә күчерде. Хәзерге
вакытта бинаның беренче өлешендә хезмәт күрсәтү сервисы эшләп килә, ә икенче
өлеше төзекләндерү эшләренә әзерләнә.
“Льготалы арендага бина алып, без эш урыннары санын
арттырдык. Бары тик 2017 елда гына без 5 яңа кеше кабул иттек. Уртача хезмәт
хакы да артты. Шәһәр ярдәме безнең өчен шактый әһәмиятле” – диде И.Гафаров.
Казанның Башкарма комитетының Икътисади үсеш буенча җитәкче
урынбасары Иван Кузнецов хәбәр иткәнчә, исемлеккә 106 объект кергән. Бүгенге
көнгә сатылыр өчен куелган 87 бинаның 53 (61%) инде сатылган. “Моннан кала, 46
эшмәкәр инде килешүләр төзегән. 11 бина берсе хостел, берсе хезмәт күрсәтү
үзәге, берсе ателье буларак эшләп тора”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары.
Шулай ук, биш ел узу белән эшмәкәрләргә әлеге бинаны
аукционсыз сатып алу хокукы биреләчәк.
Очрашу ахырында И.Метшин льготалы аренда программасыннан
кала кече һәм урта бизнесны льготалы кредитлау программасы барлыгын
ассызыклады.
“Без льготалы
аренданы һәм бюджеттан субсидияләнгән процент ставкасын ике программа да бергә
эшләсен һәм башлангыч этапта торган стартапларга, компанияләргә үз проектларын
гамәлгә ашыру өчен ярдәм булсын дип ясадык”, - диде Казан башлыгы.
Киңәшмәдә, шулай ук, Башкарма комитетның Җир һәм милек
мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов, Совет районының администрация
башлыгы Рөстәм Гафаров һәм башкалар катнашты.