И.Метшин «Әлеге бәйрәм йөрәкләрегездә киләчәккә өмет һәм ышаныч тудырсын»
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU,
15-нче апрель). Казан Мэры Илсур Метшин првославие динендәге кешеләрне
Пасха бәйрәме
белән котлады.
“Чын күңелемнән Казанның
православие динендәге кешеләрен якты бәйрәм Пасха белән
котлыйм!”
Христиан дөньясының бөек
бәйрәме кеше күңелендә
игелек, шәфкатьлелек, мәхәббәт хисләре уята, йөрәкләрен
бөек рухи шатлык белән ялкынландыра.
Пасха бәйрәме кешеләрне берләштерә.
Бүгенге көндә һәрвакыттагыча Казандагы Првославие
чиркәве рухи байлыкны үстерүдә зур өлеш
кертә, төрле яклап мәгърифәть һәм хәйрия эшчәнлекләрен
алып бара.
Бу бәйрәм кешеләр күңелләрендә
киләчәккә өмет һәм ышаныч алып килсен. Казандагы барлык
православие кешеләренә
сәламәтлек, шатлык, игелек телим”, - дип әйтелә
котлау сүзләрендә.