(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). Бүген Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның зур төзелеш объектларында төзекләндерү
эшләре барышы белән танышып узды. Тикшерү эшендә шулай ук, Татарстан
Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын үтәүче Алексей Песошин, Казан Мэры
Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә
министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык
министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һ.б.
катнашты.
Беренче тикшерү пункты итеп "Россия почтасы"
федераль дәүләт унитар предиприятиесе логистик почта үзәге сайланды. Яңа комплекс
почта хәбәрләренә таможня хезмәте күрсәтәчәк һәм аларны сортлау белән
шөгыльләнәчәк. Үзәкнең гомуми мәйданы 36 мең квадрат метр, монда проект буенча 800-ләп кеше эшләячәк
һәм шуларның 15 проценты – таможня хезмәткәрләре булачак. Татарстан мәгълүматлаштыру
һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итүе буенча, әлеге проектның төп
бурычы – читтән керә торган коммерция һәм электрон коммерция агымына
ярдәм итү. Бу максаттан самолетлар өчен аерым полоса каралган. Биредә елына 9
мең тоннага кадәр чит ил йөкләре керер дип ниятләнелә. Тәүлегенә логистик почта
үзәге 1 млн. почта хәбәрләрен эшкәртергә әзер. Үзәк Идел буе федераль округының
берничә төбәгенә хезмәт күрсәтәчәк. Бүгенге көндә объектта төзелеш эшләре төгәлләнгән,
ул җәй башына ачылыр дип фараз ителә. Әлегә почта үзәге тест режимында эшләп килә.
Үзәк директоры Игорь Васильев Рөстәм Миңнехановка кыска гына
экскурсия үткәрде, сортировка линияләре эше, яңа технологик алымнар турында
сөйләде.
Алга таба Татарстан Президенты "Казан ЭКСПО"
халыкара күргәзмә үзәгенә барды.
Бүген бу объектта эшләр дәвам ителә. Әзерлеге югары дәрәҗәдәге объектлар -
административ бина һәм беренче павильон. Чистарту корылмалары тулысынча төзелеп
беткән. Подрядчы билгеләгәнчә, үзәк июль аеннан да калмыйча эшкә керешәчәк.
Соңрак
Рөстәм Миңнеханов "М-14" торак комплексын төзү барышы белән танышты.
Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин тикшерү дәвамында аңлатмалар биреп барды.
Беренче чиратта 4 күп фатирлы йорт төзү каралган. Беренчесе (88 фатирлы) 2015
ел ахырында ук гамәлгә
кертелгән. Шунда ук балалар бакчасын да төзеп бетергәннәр. Калган өч йортны
быел җәй сафка кертү көтелә.
Шәһәрнең икенче очында "Салават Күпере" торак
комплексында сентябрь уртасына кадәр 15 йортны гамәлгә кертү тиешле.
Төзүчеләргә әлеге катыгый таләпләрне Татарстан Президенты билгеләгән. Бүген ул 10, 11, 12 һәм 13
кварталлар төзелешен тикшерде. Рөстәм Миңнеханов подрядчы оешмалар вәкилләре
белән сөйләште, финанслау барышы, төзелеш материаллары белән тәэмин ителеш
турында сораштырды. 10-5 йортын карап чыкты, аны апрель ае ахырында тәмамлау
көтелә. ТР Президентына хәбәр ителгәнчә, соңрак 10-7 һәм 10-2 йортларын май
аенда сафка кертү каралган. Якын арада 1224 урынлы мәктәпне төзү эше башланачак.
Шулай ук, бүген Рөстәм Миңнеханов "Ак кош күле"
урман паркында булды, анда ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман белән
күлләрне экологик реабилитацияләү турында фикер алышты, төзелеп килүче зоопарк
мәсьәләсе буенча сөйләште, аны быел июль башында тәмамлау каралган, - дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.