(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март, Антон Ноздрин). “Электрон
чират” системасын барлык район администрацияләренә, шулай ук Башкарма
комитетның зур ихтыяҗлы хезмәтләр күрсәтә торган структур бүлекчәләренә кертүдән
елына 30 млн сум күләмендә икътисади файда булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә
Казан Мэры Илсур Метшинга Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесе
Рифат Ханнанов хәбәр итте.
Әлеге сервис шәһәрлеләргә кабул итүләргә муниципаль берәмлек
порталы аша язылырга һәм хезмәтләрне алуны көтү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә.
Моннан кала, кулланучылар шәхси кабинетлары аша “мөрәҗәгать статусын” карый
алалар. Әлеге төрдәге система Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә
2016 елның мартыннан эшләп килә. Биредә яшәүчеләр кабул итүләргә 4 бүлеккә
языла ала, бүлекләрдә 28 төрдәге эш төре күрсәтелә.
Р.Ханнанов, “Электрон чират”ны Казанның барлык район
администрацияләренә, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә, Җир һәм милек
мөнәсәбәтләре комитетына керткән очракта, елына 30 млн сум икътисади нәтиҗәсе
булачаклыгын искәртеп үтте (программаны кертү 3,5 млн. сумга төшәчәк).
Р.Ханнанов сөйләп үткәнчә, “Электрон чират” системасын кертү
2017-2019 елларда “Электрон Казан” мәгълүмати технологияләр һәм элемтә үстерү
шәһәр программасының бер юнәлеше булып тора. Программа шәһәр Башкарма комитеты
карары тарафыннан расланган һәм Казанны мәгълүматлаштыру буенча куелган
бурычларны чишүгә юнәлтелгән.
Докладчы хәбәр иткәнчә, программа кысаларында 2019 ел
ахырына шәһәрдә күрсәтелә торган хезмәтләрнең яртысы электрон форматта
биреләчәк. Бүгенге көндә шундый төрдәге 11 хезмәт эшли. 2017 елда балаларны
балалар бакчасына бирүне һәм архив белешмә кәгазьләрен, исемлектән төшерү кәгазьләрен
һәм документларның күчермәләрен электрон форматка күчерергә исәплиләр.
Р.Ханнанов “Электрон Казан” программасы өстендәге эш дәвам
ителүен билгеләп үтте.
И.Метшин “Электрон чират” программасын кертүне дәвам итәргә
чакырды. Аның сүзләренә караганда, программаны тормышка ашырган вакытта мөһим
мәсьәләләрне төгәл итеп билгеләргә һәм мөмкин булганча күпчелек программаларны
электрон форматка күчерергә кирәк.