(Казан шәһәре KZN.RU,
20-нче март, Алсу Сафина). Бүген эшлекле дүшәмбедә, “Йолдызлык” фестиваленең
шәһәр этабына аңлатма биргәндә, Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин башкаладагы
сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм күрсәтү өчен зур эш алып барыла дип
билгеләде. Яшьләрнең сәләтләрен үстерүгә
юнәлтелгән фестиваль һәм бәйгеләр уздырылуын, киләчәк “йолдызлар” беренче
адымнарын ясаган яшүсмерләр клубларын төзәтү эшләре алып барылуын искә төшереп
үтте. Шулай итеп кичә “Беренче канал” эфирында “Йолдызлык” катнашучысы 5 яшьлек
Иван Шуваров “Иң яхшысы” программасында чыгыш ясады.
Шәһәр башлыгы: “Әгәр 10-15 ел элек балалар бакчасында һәм
мәктәпләрдә бер генә музыка һәм бию укытучылары эшләгән булса, бүген инде белем
бирү учреждениеләренең иҗади һәм мәдәни тормышлары күпкә тулырак итеп тәкъдим
ителә”, – дип билгеләп үтте.
“Балаларның яхшы
укуы, әйбәт туклануы гына җитми, һәрбер балада булган сәләтләрне үстерүгә дә
аерым игътибар бирергә мөһим”, – диде Илсур Метшин һәм бу юнәлештә эш алып
баручы укытучыларга һәм ата-аналарга рәхмәт сүзләре җиткерде.
Узган атнада Татарстан Республикасы башкаласында “Йолдызлык”
фестиваленең гала-концерты узды. “Казанда барлыкка килгән бу фестиваль хәзерге
көндә ышанычлы адымнар белән республика буйлап атлап бара”, – дип җиткерде Мэр
әлеге чара турында. И.Метшин сүзләре буенча фестивальнең гала-концерты
Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре мәдәни тормышының бизәге булып тора. “Йолдызлык”
аша узган балаларны без бүген республика, Россия һәм халыкара фестивальләрдә
һәм телевидениедә дә күрәбез, бу һичшиксез шатландыра”, – диде ул.
Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов
“Йолдызлык” фестиваленең шәһәр этабы 5-нче марттан алып 7-нче мартка кадәр
“Әкият” курчак театрының балалар үзәгендә узганлыгын искә төшереп үтте. Анда
5-21 яшендәге 4,5 меңнән артык бала катнашкан. Яшь казанлылар бүләкле урыннар өчен
түбәндәге бәйгеләрдә ярышкан: “Конферанс”, “Мода театры”, “Вокал-соло”,
“Хореография”, “Вокаль ансамбльләр” һәм “Вокаль-инструменталь ансамбльләр” һәм
шул исәптән бу елның махсус бәйгеләрендә: “Җырга иң яхшы текст”, “Иң яхшы
клип”, “Балалар өчен иң яхшы җыр” һәм “Иң мәрхәмәтле җыр”.
“Йолдызлык” фестиваленең гала-концерты физкультура, спорт
һәм туризм Идел буе дәүләт академиясенең сәхнәсендә узган. А.Фәизов бу
концертның үзенчәлеге итеп 5-10 яшендәге балаларның алып баручылар булып чыгыш
ясауларын билгеләде.
Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе сүзләре
буенча, бүләкләү тантанасында 143 коллектив һәм солист конкурс лауреаты исеменә
лаек булган. Гран-при бүләге “Шәһәрдән юл” (“Дорога из города”) коллективына
бирелгән.
Республика фестивале 9-нчы марттан 14-нче апрельгә кадәр
узачак.