(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март, Алсу Сафина). Казанның 2-нче
номерлы лицей-интернаты укытучысы, бу елда “Ел укытучысы” төбәк конкурсының
җиңүче булган Алмаз Хәмидуллин Татарстан данын бөтенроссия конкурсында яклаячак.
Казан Башкарма комитетындагы эшлекле дүшәмбе вакытында Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин сөйләп үткәнчә, конкурсның республика этабында катнашкан Казанның барлык 14 укытучысы да жюри тарафыннан билгеләнеп үтелгән. “Югары профессионализм, иҗади якын килү, дәресләр, мастер-класслар һәм дискуссияләр уздырган вакытта стандарт булмаган карарлар табу безнең укытучылар өчен визит карточка булып тора”, - дип билгеләде ул.
“Укытучыларыбызның лаеклы урыннар алуы, хаклы рәвештә хөрмәтләнүләре һәм танылулары безне нык сөендерә. Бик яхшы нәтиҗә, үз турында үзе сөйли ул”, - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин.
Казан Мэры Казан укытучыларын, башкарган эшләренә рәхмәт белдереп, җиңүләре белән котлады. “Бу – зур хезмәт, квалификацияне даими рәвештә үстерү, республикада гына түгел, аннан читтә дә иң яхшылары булу теләге, һичшиксез, сайланган һөнәрегезгә һәм балаларга булган зур мәхәббәтегез”, - диде ул. И.Метшин Татарстан этабында җиңү яулаган А.Хәмидуллинга Россия конкурсында да уңышлар теләде.