(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче март). Казанда “Җиденче күк”
торак комплексындагы Г.Кутуй урамында яңа мәктәп төзелеше тулы көчкә алып
барыла. Учреждение 2015-2020 елларга “Торак” федераль максатчан программасы
кысаларында алып барыла һәм 1224 укучыны кабул итәргә әзер булачак. Төзелеш
барышы белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
Эшләр барышы турында шәһәр җитәкчесенә Баш
инвестиция-төзелеш идарәсе директорының беренче урынбасары Рафар Шакиров җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, бинаның мәйданы 25 мең квадрат метрдан артып китәчәк.
Хәзерге вакытта нигез ташы тулысынча диярлек торгызылган, диварларның төзелеше
50%-ка әзер, ике бассейн буенча эшләр 66%-ка эшләнгән. Р.Шакиров апрель
уртасына кадәр “ташлы” эшләрнең төгәлләнәчәген һәм эшчеләр тышлык эшләренә
күчәчәген җиткерде.
Шәһәрнең Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин үз
чиратында әлеге мәктәпкә язылу 3-нче апрельдә башланачаклыгын хәбәр итте. Объектны
кулланышка тапшыру икенче сменага йөрүче укучыларның санын якынча 20%-ка
киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Илсур Метшин объект төзелешенең уңай темпларын билгеләп
үтте. “Матур район, уңайлы урын. 1-нче сентябрьдә кыңгырау чылтырасын һәм
мәктәп беренче сыйныф укучыларын кабул итсен өчен, биредә барысы да бар”, -
диде Казан Мэры.
Мәктәпне карау чарасында шулай ук Совет районы
администрациясе җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Архитектура һәм шәһәр төзелеше
идарәсе башлыгы Владимир Фомин, шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе
җитәкчесе Наил Галиев, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов
һ.б. катнаштылар.