(KZN.RU, 5-нче август). Казандагы Серов урамы буенча төзелә торган мөселман уку-реабилитация үзәген төзү дәвам итә. Кризис вакытында төзелеш эшләре туктатылып торды, әмма бүгенге көнне төзелеш эшләре актив рәвештә бара. Бүген монда Казан Мэры Илсур Метшин да булып кайтты.
Мөселман уку-реабилитация үзәгенә нигез ташы 2008 елда салынды. Ул вакытта Илсур Метшин 17 мең кв.м артык мәйданны мәчет төзелеше, соңрак аның янында күрү сәләтеннән мәхрүм булганнар өчен мөселман уку-реабилитация үзәген салу өчен җир биләмәсе бүлеп бирү хакында карар кабул итте.
Күрү сәләтеннән мәхрүм булганнар өчен уку-реабилитация үзәге хәзерге вакытта Левченко поселогында урнашкан, әмма ислам нигезләре һәм Коръән укырга өйрәнүчеләрне үз эченә сыйдыра алмый.
Мәчет имамы Илдар хәзрәт Баязитов шәһәр башлыгына хәбәр иткәнчә, Коръәнне өйрәнергә 500 бала теләк белдергән, әмма мәчет бары 54 бала кабул итә алган. Олыларга килгәндә исә, бөтен Россиядән 1000-ләп мөрәҗәгать килеп ирешкән.
“Мондый үзәк булдыру – игелекле һәм изге эш, кешеләрнең мөмкинлекләре чикләнгән, әлеге объектны төзеп бетерүне бурычым дип саныйм”, - дип белдерде Илсур Метшин. “Ул бит мәчет кенә булып калмыйча, илебезнең барлык шәһәрләреннән киләчәк халык өчен мәдәни-рухи тормыш үзәге була”, - дип өстәде ул.
Киләчәктә монда – Серов урамында – 300 урынга исәпләнгән гыйбадәтханә белән мәчет, чит шәһәрләрдәгеләр өчен тулай тораклы, ашханәле, санак залы, китапханә, кечкенә типографиясе булган тулы бер комплекс урнашачак.
Биналарда инвалидлар тормышы өчен барлык нормалар үтәләчәк (пандус, төрле биеклектәге тоткычлар, махсус мебель һ.б.). Төзелеш мәйданы белән танышу барышында мәчеткә якын урында хәләл кибет, машиналар кую урыны, шулай ук территорияне төзекләндерү мәсьәләләре хакында сүз барды.
“Левченко поселогына килеп төшкәч, - дип искә ала шәһәр башлыгы, - үзәкнең нинди хәлдә булуын күреп, Серов урамындагы әлеге проектны кыска вакыт эчендә тормышка ашыру теләге белән яндык. Әмма 2008-2009 елгы кризис эшне тоткарлады”. Аллаһ ярдәме белән эшне ахырына җиткерәчәгебезгә ышанам”, - дип белдерде И.Метшин.