(KZN.RU, 5-нче август).Икенче елга Казан шәһәре Авиатөзелеш районының Борисоглебское поелогында озак вакыт көтеп алынган мәчет барлыкка киләчәк. “Ураза бәйрәме хөрмәтенә киләсе бәйрәм намазын монда укырбыз”, - булачак мәчет территориясе белән танышу барышында шулай дип өметен белдерде Казан Мэры Илсур Метшин.
Борисоглебское поселогында меңнән артык йорт исәпләнә, диндар кешеләр шактый. Поселокта чиркәү XVII гасырдан бирле эшләп килә, XIX гасырда янгач исә, аны кирпечтан торгызалар. Мөселманнар өчен мәчеткә килгәндә, монда эш катлаулырак: төзелеш эшләре бүгенгә кадәр башланмаган.
10 ел элек бу җирлектә мәчет төзелеше өчен җир кишәрлеге бүлеп бирелә. Илсур Метшинга булачак мәчетнең имам-хатыйбы Мидхәт хәзрәт Шакиров хәбәр иткәнчә, элек әлеге кишәрлектә тал баскан сазлык булган. “Өмәләр оештырып, сазлыкны киптердек, куак һәм талларны төбе-тамыры белән чыгардык, поселокта яшәгән инициативалы кешеләр ярдәме белән, нигездә, шактый эш эшләнде”, - дип сөйли ул.
2007 елда мәчеткә нигез салынган, узган елның май аенда цоколь биеклегендәге кат салынган. “Болар барысы да поселок халкы җыйган акчага эшләнде”, - ди Мидхәт хәзрәт. “Шуннан соң, акча юклыктан эш туктады, - дип дәвам итә ул, - шуңа күрә мөмкинлекләре булган барлык мөселманнарга мәчет төзелешендә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итәм”.
“Без Борисоглебское поселогында яшәгән мөселманнарга ярдәм итәргә телибез. Ярдәм сорап спонсорларга мөрәҗәгать итик, икенче елга Ураза бәйрәмен яңа мәчеттә бәйрәм итә алырбыз дип ышанам”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.