(KZN.RU, 3-нче август). Дингә тартылган Казан яшьләренең саны арта бара, бу – матур күренеш: динле кеше начарлыктан ерак тора. Бүгенге онлайн-конференция барышында Казан Мэры Илсур Метшин әнә шундый фикер белдерде.
Исегезгә төшерәбез, бүген KZN.RU порталында старт алган онлайн-конференциянең төп темасы Казан йортларын һәм ишегалларын капиталь ремонтлау булса да, Казан Мэриясе порталы укучылары шәһәр башлыгына башка өлкәгә караган сораулар да бирде. Шул исәптән, Гөлгенә Гыйльманова һәм бик күп башкалар Мэрның ураза тотуы белән кызыксынды.
Мэр сорау өчен рәхмәт сүзләре белдерде һәм уразаны инде берничә ел рәттән тотуы турында хәбәр итте. “Төгәл генә әйтә алмыйм, 17-нче ел рәттәндер, - ди Илсур Метшин. – Уразаны тормыш иптәшем дә, зур улым да тота. Быел кызыбыз да сөендерде. Аңа 13 яшь, ул беренче адымын ясады”.
Исегезгә төшерәбез, 1 августтан мөселман халкы өчен изге булган Рамазан ае башланды.
Ураза – ул изге Рамазан аенда кояш батканчыга кадәр судан, ризыктан, якынлык кылудан тыелу. Ураза тотуның мәгънәсе үз эченә иман ныклыгын, рухи үсешне, яшәү рәвешенә анализ ясауны күз алдында тота.
Мэр Казан яшьләренең дингә тартылуын билгеләде. “Шәһәребездә яшьләр арасында дингә тартылганнар шактый. Бу бик яхшы. Динле кеше начарлыктан ерак тора”, - дип саный Илсур Метшин. Шәһәр Мэры сүзләренә караганда, аның командасында дини традицияләрне үтәгән кешеләр шактый.
“Казанның спорт башкаласы булуыннан тыш, Россиянең рухи башкаласы булуын да теләр идем”, - дигән өметен белдерде Илсур Метшин. – Тынычлык, милли килешү – шәһәребезнең төп символы”.
Әлегә ураза тотмаучыларга Мэр рухи яктан чистарынуга беренче адымнарын ясап – берничә көн ураза тотып карарга киңәш итте.