(KZN.RU, 8-нче август). Бүгенге “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин “Казгражданпроект” институты” ААҖ яңа җитәкчесе белән таныштырды. Оешманы 52 яшьлек Илгиз Шәфиев җитәкләде.
Шәһәр башлыгы Татарстан башкаласында масштбалы төзелеш эшләре вакытында “Казгражданпроект” оешмасы алдында җитди максатлар торуын билгеләде. “Кызганычка каршы, соңгы ике ел эчендә институт үзенең позицияләрен югалтты. Үз көчебез белән проектлаштыру эше шактый кимеде. Проектлаштыруның сыйфаты да төште”, - диде Илсур Метшин.
“Декабристлар һәм Ленская урамнары киселешендәге транспорт чишелеше – сыйфатсыз һәм профессиональ булмаган проектлаштыруның нәтиҗәсе, - дип дәвам итте шәһәр башлыгы. – Югыйсә “Казгражданпроект”ны профессиональ булмаган институт дип әйтергә телем борылмый, алар – Казанны меңъеллыка әзерләгән, авыр елларда институтны саклап калган кешеләр”.
Казан Мэры сүзләренә караганда, яңа җитәкченең проект институтларында, Татарстан территориясендә социаль ипотека программасын тормышка ашыру өлкәсендә эшләү тәҗрибәсе бар. “Илгиз Шәфиевның “Казгражданпроект”ка элеккеге данын кайтаруда үз өлешен кертә алуына ышанам”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Белешмә
Илгиз Камил улы Шәфиев 1959 елның 21 май көнне Уфа шәһәрендә туган. Белеме – югары, Уфа Нефть институтын тәмамлаган, белгечлеге буенча – инженер-төзүче, малай һәм кыз тәрбияли.
Соңгы эш урыны – ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды.
1 августтан Илгиз Шәфиев “Казгражданпроект” институты” ААҖ директоры итеп билгеләнде.