(KZN.RU, 9-нчы август). Казан Мэры Илсур Метшин Сафьян урамы буенча 7-нче номерлы йортта капиталь ремонт үткәрү мөмкинлеген карап тикшерүне йөкләде. Бу хакта ул Иске Татар бистәсендә урнашкан бүгенге күчмә киңәшмә барышында шулай дип белдерде.
1950 елда төзелгән ике катлы кирпеч йорт беркайчан ремонтланмаган. Уңайлыклардан бары салкын су, канализация һәм җылыту системасы бар. Торак йорт стеналарында үтәли күренә торган ярыклар барлыкка килгән, түбәдән су ага, канализация системасы белән җитди проблемалар бар. Авария хезмәтләрен көнгә берничә мәртәбә чакырырга туры килгән көннәр шактый.
5-нче номерлы фатирда яшәүче Фирая Әгъзәм кызы хәбәр иткәнчә, капремонт үткәрү үтенече белән язылган хатлар күп булган. “Капитальремонт үткәрү мөмкин булмый дигән җаваплы кәгазьөеме җыелды. Йортыбызны аварияле хәлдә йортлар исемлегенә дә кертмиләр”, - дип сөйләде ханым Мэрга һәм Интернет аша кабул итү бүлмәсенә чүплек хакында язып, чүп-чар оясын җыештырганга рәхмәт белдерде.
Шәһәр башлыгы федераль закон нигезендә аз катлы йортларны капитальремонт программасына кертелмәве хакында хәбәр итте. Вахитов районының элеккеге башлыгы, бүгенге көнне Башкарма комитет Җитәкчесенең 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча урынбасары Руслан Шакиров тәкъдим иткән алдан санап чыгару нәтиҗәсендә, әлеге йортны ремонтлау 10 млн сумга чыга.
“Район башлыгын, ТКХ комитеты белгечләре килер. Ремонт сметасын төзербез. Әлеге эшне шәһәр бюджеты һәм башка чыганаклар хисабына башкарып чыгу мөмкинлекләрен уйларбыз”, - диде шәһәр башлыгы.
Капремонт үткәрү мәсьәләсе бүгенге көнне бик актуаль. Казан әлеге программада дүртенче ел рәттән катнаша. Татарстан башкаласында 1995 елдан соң салынган, яңа дип саналган яңа торак (бөтен фондтан 17% тәшкил итә), иске торак фонд, Казанда аварияле хәлдә булган йортларны сүтү буенча моңарчы булмаган прогорамманы тормышка ашыруга карамастан (ул вакытта 37 мең гаилә яңа фатирлы булды), аварияле хәлдә булган торак бар.
2008-2010 елларда капремонт 380 меңнән артык халыкка кагылган. 2011-нче елны да кертеп исәпкә алганда, 4 ел эчендә бу эш өчен шәһәрдә 7,5 млрд сум тотылган шуларның 3 млрд сум – федераль үзәк акчасы, 2,8 млрд сум – Татарстан Республикасы бюджетыннан, калганы – муниципаль бюджет һәм халык акчасы.
Сафьян урамы буенча урнашкан 7 йортны капиталь ремонтлау мәсьәләсенә килгәндә, шәһәр башлыгы эш 2012 елда үткәрелер дигән өмет белдерде.
“Хәзерге вакытта әлеге микрорайонны карап әйләнәбез, ул Мәрҗани һәм Сафьян урамнарын төзекләндерү зонасына керә”, - ди И.Метшин. – Аңашыла ки, әлеге йорт бу хәлдә калдырылмаячак”.
Шуны да әйтергә кирәк, йортларда һәм ишегалларында капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләренә багышланган иде Казан Мэры катнашындагы онлайн-конференция.
Бүгенге күчмә киңәшмәдә Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ирек Фәттахов, Казан шәһәре Думасының социаль-икътисадый үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципальмилек даими комиссия рәисе Сергей Кондратьев катнашты.