(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль, Алсу Сафина). Стационар
булмаган сәүдә объектларын Казанда закон нигезендә һәм шәһәрлеләрнең
мәнфәгатьләрен исәпкә алып урнаштырырга кирәк, ә объектлар үзләре шәһәрнең
архитектур йөзенә туры килергә тиеш, дип билгеләп үтте Татарстан башкаласы Мэры
Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбе вакытында.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш
мәсьәләләре буенча урынбасары Иван Кузнецов стационар булмаган сәүдә
объектларын урнаштыру схемасы эшләнгәнлеген, аңа 16 профиль буенча 883 участок
кергәнлеген җиткерде. Торгларга 539 объект чыгарылачак. Беренче торгларны
апрель аенда уздырачаклар.
Мэр билгеләп үткәнчә, схема Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе,
Икътисади үсеш кулланучылар базары комитеты, район администрацияләренең
Казанның эшмәкәрлек берләшмәсе белән уртак эшенең нәтиҗәсе булып тора.
И.Метшин сүзләренә караганда, стационар булмаган сәүдә
объектларын урнаштырган вакытта берничә кретирийдан чыгарга кирәк. “Беренчесе –
барысы өчен дә кагыйдәләре бер үк булырга тиеш. Икенчесе – барысы да закон
нигезендә башкарылырга тиеш, - диде шәһәр җитәкчесе. - Өченчесе - әлеге эш
шәһәрлеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиеш, шуңа да соңгы биш елда “Халык
контроле”, Башкарма комитет һәм шәһәр Мэрының иҗтимагый кабул итү бүлегенә,
депутатлар һәм район белән очрашу вакытында килгән шикаятьләрне дә күз уңында
тотарга кирәк булачак”.
Шәһәр җитәкчесе стационар булмаган сәүдә объектларының
архитектур йөзе мәсьәләсенә аерым игътибар юнәлтте. Шул рәвешле, И.Кузнецов Башкарма
комитет тарафыннан моңа кадәр расланган бер типтагы проектлар бу елда
тулыландырылачаклыгын хәбәр итте. Узган елның декабрендә Архитектура идарәсе
стационар булмаган объектлар проектларына конкурс игълан итте, аның нәтиҗәләре
буенча жюри проектларның яңа вариантларын сайлап алды. Алар Башкарма комитет
карары белән бер типтагы сыйфатында расланачаклар. Эшмәкәрләр шулай ук, Казан
шәһәренең баш архитекторы белән раслатып, шәхси проектлары буенча да объектлар
төзи алалар.
И.Метшин тышкы кыяфәтләре буенча объектлар аерым бер урам
һәм районның архитектур йөзенә туры килергә тиешлеген билгеләп үтте. “Безгә
йортларның проектларын алып киләләр – рәвешнәре бик матур, әмма тормышка ашыра
башлыйлар – фасад плиткасының андый төсләре юк булып чыга, - диде Мэр. – Төрле
архитекторларны җәлеп итүегез, җәмәгатьчелек белән фикер алышулар уздыруларыгыз
яхшы, эшмәкәрләрнең сайлау мөмкинлекләре бар. Соңыннан тормышка ашырып булырлык
карарларны раслагыз”.
И.Метшин торглар уздыру буенча зур эш башкару кирәк
булачаклыгын билгеләп үтте. “Алдагы елларда безнең бер тапкыр да 500-дән артык
объектны уйнаткан булмады”, - диде ул.
И.Кузнецов торглар алдыннан, сезонлы сәүдә аналогиясе буенча,
объектларны урнаштыруның яңа схемасы эшмәкәрләр белән фикер алышуга чыгарылачаклыгын
җиткерде.
Шәһәр җитәкчесе эшмәкәрләр белән ике яклы элемтәнең
әһәмиятлелеген билгеләп үтте. “Эшмәкәрләр әлеге схемада үзләрен “күрергә”
тиешләр, сез торглар алдыннан соңгы теләк-тәкъдимнәрне ишетергә һәм
җәмәгатьчелек белән бөтен мәсьәләләр буенча фикер алышырга тиешсез”, - диде
И.Метшин.