(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль, Антон Ноздрин). Казанның
Дәүләт ветеринар берләшмәсенең 2016 елдагы эшчәнлеге турында ведомствоның
җитәкчесе Тимур Галиев бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында хисап тотты. Узган елда
ветеринария законнарын бозу буенча 688 хокук бозу очрагы теркәлгән.
Т.Галиев шәһәр базарларына килә торган продукциянең сыйфаты
12 лабораториядә һәм 16 пунктта тикшерелгәнлеген җиткерде. “Ел дәвамында
лаборатория тарафыннан бирелгән мәгълүматлар буенча 678 мең тикшерү үткәрелгән”,
- дип хәбәр итте Т.Галиев.
Т.Галиев 21-еннән алып 25-нче декабрь көннәренә кадәр
шәһәргә керә торган барлык юлларда да тәүлек әйләнәсе кизү торылганлыгын
җиткерде: ветеринар-санитар таләпләргә җавап бирми торган хайван продукцияләре алып
керүне чикләгәннәр. Аның сүзләренә караганда, шушы 5 көн эчендә 76 тәртип бозу
очрагы табылган.
Шулай ук ведомство җитәкчесе ветеринар инспекция тарафыннан
хайван продукцияләренең рөхсәтсез сәүдә итү очракларын табу һәм бетерү буенча
эш алып барылганлыгын сөйләде. 2016 елда ветеринар законнарын бозу буенча 688
очрак теркәлгән. Тулаем алганда узган елда Казанда хайван һәм үсемлекләрдән
ясалган 37 тонналап сыйфатсыз һәм куркыныч продукция сатуга чыгарылмый калган.
Казан Мэры Илсур Метшин әлеге юнәлештәге эшнең күп булуын
билгеләп үтте. “Сатудан алынган 37 тонна продукция – бу җитди, зур сан. Мин
шәһәрлеләрнең иминлек мәсьәләсен исәпкә алып контрольне дәвам итәргә чакырам”,
- диде шәһәр җитәкчесе. Шулай ук Казан Мэры берләшмә белгечләренә яңа ел
алдыннан башкарган зур эшләре өчен рәхмәт белдерде.