(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль, Антон Ноздрин). Кышкы сезон
башланганнан бирле Казан урамнарыннан 520 мең тонна кар чыгарылган – бу, узган
елның шул чоры белән чагыштырганда, 25%-ка күбрәк, дип җиткерде шәһәр Башкарма
комитеты җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь
Куляжев бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында. Казан Мэры Илсур Метшин ишегалды
территорияләрен чистарту сыйфатыннан канәгать булмавын белдерде һәм район
башлыкларына шәхсән контроль визитлары ясауларын, шулай ук шәхси секторда
яшәүче өлкәннәрнең түбәләрен чистартуга булышлык күрсәтүләрен сорады.
И.Куляжев ел башыннан бирле 169 мм явым-төшем
төшкәнлеген, моның нормадан 118%-ны тәшкил итүен хәбәр итте. Узган атнада гына
февраль ае нормасының яртысына тиң булырлык явым-төшем яуган. “Юл хезмәтләре
эше тәүлек әйләнәсе режимына көйләнде, көненә якынча 575 берәмлек техника
чыкты, һава торышы шартлары начарайган көннәрдә әлеге күрсәткеч 650-гә
җиткерелде”, - дип хәбәр итте И.Куляжев. Аның сүзләренә караганда, 450-дән
артык юл эшчесе һәм 45 кече механизацияле техника берәмлеге җәяүлеләр кичү юлын
һәм тукталыш мәйданчыкларын чистартуга юнәлтелгән. Узган атна эчендә барлыгы 70
мең тонна кар чыгарылган. 6 стационар кар эретү пунктларында утильләштерү бара,
шулай ук вакытлыча урнаштыру өчен 13 урын бүлеп бирелгән.
Узган атнада юлларны 6 мең тонна бозлавыкка каршы материал
белән тәртипкә китергәннәр. Кышкы сезон башланганнан бирле, 75 мең тонна
материал кулланылган. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары хәбәр иткәнчә, юл
хуҗалыгы объектларында бернинди дә гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәгән, хәрәкәт
туктатылмаган.
Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары – Торак-коммуналь
хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин шәһәрдәге ишегалларын җыештыру барышын
сөйләп үтте. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә шәһәрдәге 70% ишегалды
тәртипкә китерелгән, эш тулысынча тәртип урнаштырганга кадәр дәвам ителәчәк.
Илсур Метшин ишегалды территорияләрен чистарту буенча
җитешсезлекләр булуын билгеләп үтте. “Эш тиешле тәртиптә оештырылмаган”, - дип
ассызыклады Казан Мэры. Шулай ук башкала җитәкчесе лизинг схемалары буенча кече
механизацияле техника алу эшен көчәйтергә чакырды. Шулай ук И.Метшин шәхси
секторда яшәүче ялгыз өлкәннәрнең түбәләрен чистартуга ярдәм күрсәтергә кушты.