(Казан шәһәре
KZN.RU, 17-нче февраль). 25-нче февраль көнне Ратушада Казан шәһәр Думасының XIII
хисап сессиясе булачак. Сессия эше 10.00 сәгатьтә башлана. Әлеге карар бүген
Казан шәһәр Думасы Президиумы утырышында кабул ителде, чара Казан Мэры Илсур
Метшин рәислегендә узды. Утырышта Президиумның 13 әгъзасының 12-се катнашты,
карар кабул итәр өчен кворум бар иде.
Казан шәһәр
Думасының Президиум карары нигезендә, киләсе сессиядә 13 мәсьәлә буенча фикер
алышачаклар:
Казан шәһәре
Мэрының 2016 елдагы эшчәнлеге турында хисабы;
Казан шәһәр
Думасының 2016 елдагы эшчәнлеге турында хисабы;
Казан шәһәре
Башкарма комитеты һәм аның Җитәкчесенең 2016 елдагы эшчәнлеге турында хисабы;
Контроль-хисап палатасының 2016 елдагы эшчәнлеге турында хисабы;
Казан шәһәр
Думасының “Җир салымы турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр
Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2017 елга һәм планлы чор 2018-2019
елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр
Думасының “Казан шәһәре муниципаль милкен 2017-2019 елларда хосусыйлаштыру прогноз
планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр
Думасының “Казан шәһәрендә реклама конструкцияләрен урнаштыру турында”гы
карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр
Думасының “Казан шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи окладларын, айлык
һәм башка өстәмә түләүләрен билгеләү һәм бирү тәртибе турында”гы карарына үзгәрешләр
кертү турында;
Казан шәһәр
Думасының Казан шәһәре Башкарма комитеты органнары турындагы аерым карарларына
үзгәрешләр кертү турында;
Казан
шәһәренең җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше
регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре муниципаль
берәмлек Уставына үзгәрешләр кертү турында;
Төрлесе.
Утырышта шулай ук Казан шәһәр Думасы Президиумының 2017 елга эш планы расланды.