(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль, Алсу Сафина). Бүген
Париж Мэры Анн Идальго Казан Мэры Илсур Метшин озата баруында шәһәрнең спорт
объектлары – Спортның су төрләре сарае һәм “Казан Арена” стадионы белән танышты.
Кунакка Универсиада һәм Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздырган
вакытта алардан ничек куллануны, бүгенге көндә ничек эшләгәнлекләрен һәм
Татарстан башкаласында соңгы 10 ел эчендә ничек үзгәргәнлеге турында
сөйләделәр.
Исегезгә төшерәбез, Казанның зур халыкара ярышларның гариза
чараларындагы уңышлы җиңү тәҗрибәсе белән танышу Франция башкаласы җитәкчесе
визитының бер максаты булып тора. Париж 2024 елда җәйге Олимпия уеннарын
уздыруга дәгъва кыла. Франция башкаласының гаризасын, 50 шәһәр башлыгы белән
беррәттән, Казан Мэры Илсур Метшин да хуплады.
Спорт объектларын карауны Анн Идальго Спортның су төрләре
сараеннан башлады. Кунакка уникаль үзенчәлекләр, заманча технологияләр турында
сөйләделәр.
Париж Мэры мәртәбәле кунаклар өчен истәлекләр китабында
үзенең фикерен дә калдырды – Казан аны спорт башкаласы буларак сокландыруын
җиткерде.
Соңыннан кунаклар “Казан Арена” стадионына юл тотты.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча
урынбасары Иван Кузнецов Анн Идальгога һәм Париж делегациясенә соңгы елларда Татарстан
башкаласында булган үзгәрешләр турында сөйләп үтте. Аерым алганда, шәһәрдәге
демографик ситуация, Казанның социаль-икътисади күрсәткечләре, мәктәптә туклану
процессының реформасы, транспорт инфраструктурасы модернизациясе, шәһәр
паркларын һәм скверларын төзекләндерү буенча алып барыла торган проектлар белән
таныштырды.
Сүз дә юк, спорт темасы да читтә калмады – соңгы елларда
шәһәрдә күп сандагы спорт объектлары ачылуы турында сөйләделәр, даими рәвештә
спорт белән шөгыльләнүче казанлылар саны 40,1%-ка җиткәнлеген искәртеп үтелде. Бу
елда Татарстан башкаласы Конфедерацияләр кубогын кабул итәчәк, ә бер елдан –
2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатын.
Илсур Метшин Казанның лаеклы рәвештә Россиянең спорт
башкаласы дип йөртелүен җиткерде. Шәһәр җитәкчесе кунакларга Татарстан
башкаласының спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыруга хокукны алуга
ничек ирешкәнлекләрен сөйләде. “Коллегама шулай ук 2024 елда узачак Олимпиада
уздыру хокукы өчен җиңүдән шатлык хисләре кичерүләрен телим. Без сезнең белән
һәм сезгә һәрвакытта ярдәм итәчәкбез”, - дип өстәде Казан Мэры.
“Безгә күрсәткән һәм сөйләгәннәрнең барысы да – искитмәле! –
дип билгеләде Париж Мэры Анн Идальго. Әлеге шатлыкны без дә кичерербез дип
өметләнәбез”. Ул шулай ук, мэр буларак, спорт объектларының зур чаралардан соң
ничек кулланылуы да кызык булганлыгын билгеләп үтте.
Объектларны карауда Казан муниципаль берәмлеге башлыгы
урынбасары Евгения Лодвигова, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбсары
Дамир Фәттахов, Спорт һәм физик тәрбия комитеты рәисе Светлана Вострикова, Туризм
үсешенә булышлык күрсәтү комитеты директоры Дарья Санникова һәм башкалар
катнашты.