(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль). Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Париж
мэры Анн Идальго җитәкчелегендәге Франция делегациясе белән очрашты. Чара Казан
Кремле Губернатор Сараеның сөйләшүләр залында узды. Чарада шулай ук ТР
Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов,
ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы
җитәкчесе Талия Миңнуллина, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик
Вахитов һ.б. катнашты.
Билгеле булганча, Анн Идальго Казанга ике көнлек
визит белән килде (2017 елның 15-16 февраль көннәре). Рөстәм Миңнеханов
Анн Идальгога тыгыз графигында вакыт табып, Казанга килгәне һәм, гомумән,
республикага карата кызыксыну күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде. Без Россия-Франция
мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкара хезмәттәшлек яклы, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Анн Идальгога "Берләшкән шәһәрләр
һәм җирле хакимият" бөтендөнья оешмасы кысаларындагы эшен югары бәяләвен
искәртте. Җирле хакимият - һәр дәүләт нигезе ул, диде ул, һәм сез бу нигезне
ныгытасыз.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов кыскача Татарстан Республикасы
территориясендә эшчәнлекләрен алып баручы француз компанияләре турында сөйләде.
Ул искәрткәнчә, Татарстанның архитектура һәм тарихи һәйкәлләре ЮНЕСКО
Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә керде (Казан Кремле, Болгар шәһәре).
Моннан тыш, исемлеккә тагын бер объектны - Свияжск утрау-шәһәрчегендәге Успение
соборын кертү эше алып барыла. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Сабантуй милли
бәйрәме ЮНЕСКО материаль булмаган мирас реестрына керә ала.
Без Париж белән Казан арасында имзаланган хезмәттәшлек
турындагы килешүне ризалашып каршы алдык, диде Татарстан Президенты, бу уңай
күренеш.
Искәртик, Париж белән Казан арасындагы хезмәттәшлек турында
килешүдә озак вакытлы ике яклы мөнәсәбәтләр булдыру, уртак чаралар үткәрү,
мәгълүмат белән алышу, туризм өлкәсендә, инновацияләрдә, мәдәни проектларны
гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек каралган.
Рөстәм Миңнеханов һәм Париж мэры Анн Идальго 2017 елда
Парижда Сабантуй мили бәйрәмен үткәрү мәсьәләләре турында фикер
алыштылар (бу хакта килешү аннан алда Казан мэры Илсур Метшин һәм Анн Идальгоның
очрашуында ирешелгән булган). Сабантуй - 2017 Франция башкаласында Марс кырында
узачак дип исәпләнә. Чараны уздыру вакыты әле билгеләнмәгән.
Үз чиратында, Париж мэры Анн Идальго бүген Татарстан һәм
Казанның халыкара дәрәҗәдәге спорт чараларын әзерләү һәм үткәрүдә тәҗрибәсе
кызыклы булуын белдерде. Безгә туризм һәм спорт үсеше стратегиясе кызыклы, диде
ул, эре спорт объектларын төзү, сездә узган һәм бездә әзерләнү эше алып барыла
торган бөтен спорт чаралары кызык - бу безгә бик мөһим.
Анн Идальго искәрткәнчә, Парижга массакүләм чараларны
уздырганда иминлекне тәэмин итү мәсьәләләрендәге тәҗрибәне өйрәнү мөһим. Аның
сүзләренчә, Париж туризм өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер. Бу
юнәлештә ныгытып эшләргә кирәк, диде ул, яңа формалар эзләргә.
Анна Идальго багланышлар өчен мәгариф өлкәсендә мөмкинлекләр
күп булуын искәртте. Безнең яшьләр бер-берсен белергә, танышырга тиеш, диде ул,
элемтәгә кереп, Казан белән Париж мәгариф учреждениеләре арасында багланышлар
булдырырга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, туризм, спорт һәм мәгариф
өлкәсендә багланышларны көчәйтү фикерен хуплады.
Моннан тыш, ул Россия регионы буларак Татарстанның
төрле милләт һәм диннәр вәкилләренең үзара тату яшәү өлкәсендә күпгасырлык
тәҗрибәсе барлыгын искәртте. Без бу өлкәдә сезнең белән хезмәттәшлек итәргә
әзер, диде Рөстәм Миңнеханов, бигрәк тә хәзерге Европада мигрантлар белән
күпмедер проблемалар бар, алар яңа җәмгыятькә яраклашырга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов Париж мэрын быел җәй Конфедерация
кубогы вакытында кунакка көтеп калуын җиткерде, дип хәбәр итә ТР Президентының
матбугат хезмәте.
Очрашудан соң Франция делегациясе өчен Казан Кремле буенча
экскурсия үткәрелде. Париж Мэрына Сөембикә манарасын, Благовещение соборын һәм
Кол Шәриф мәчетен күрсәттеләр.
Анн Идальго бүген Казанның кар астында бик матур булуын
билгеләп үтте. Татарстан башкаласына җәен дә килергә теләге барлыгын җиткерде.