(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль). Бүген кичен Казанга ике
көнлек визит белән Париж Мэры Анн Идальго килде. “Казан” халыкара аэропортында
Франция башкаласы җитәкчесен Казан Мэры Илсур Метшин каршы алды.
Анн Идальго Казанда 15-16 февраль көннәрендә булачак. Визит
кысаларында шәһәр һәм республика җитәкчелеге, “Альянс Франсез - Казань” үзәге
вәкилләре белән рәсми очрашулар була, шәһәрнең спорт объектларына барырга
планлаштыралар.
Е.Лодвигова узган эшлекле дүшәмбедә билгеләп узганча, әлеге
визит Париж һәм Казан элемтәләрен ныгытуга, шулай ук туризм, мәдәният һәм
спортны үстерүгә юнәлтеләчәк.
Моннан кала, Франция башкаласы җитәкчесен Казанның зур
халыкара ярышларның гариза чараларындагы уңышлы җиңү тәҗрибәсе дә кызыксындыра.
Париж 2024 елда җәйге Олимпия уеннарын уздыруга дәгъва кыла. Франция
башкаласының гаризасын, 50 шәһәр башлыгы белән беррәттән, Казан Мэры Илсур
Метшин да хуплады.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елның 13-нче декабрьдә Франция
башкаласында Казан һәм Париж арасында туризм, мәдәният һәм спортны үстерү
юнәлешендә килешү төзелде. Килешү озак вакытка ике як элемтәләрне урнаштыруны
күздә тота. Мәдәни тәҗрибә белән уртаклашу кысаларында Казанда Париждан алып
кайтылган картиналар күргәзмәсе оештыру планлаштырыла. Казан исә 2017 елның
язында Франция башкаласында милли Сабантуй бәйрәмен уздырачак.