(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). 2016 елда Казанда законсыз
рәвештә төзелгән 16 күпфатирлы торак йорт табылган. 6-сы буенча җимерү яисә
эксплуатацияне туктату турында дәгъва гаризасы бирелгән, 4 дәгъва расланган,
2-се әлегә карала. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга Шәһәр төзелешенә
рөхсәтләр бирү идарәсе җитәкчесе Наил Галиев җиткерде.
“Билгеләп үтәргә кирәк, тиешле рөхсәтләрсез төзелгән торак
йортлар гражданнарның, иң беренче чиратта, яшәүчеләрнең тормышларына һәм
сәламәтлекләренә куркыныч тудыра”, - дип ассызыклады Н.Галиев.
Идарә белгечләре 121 үз белдекләре белән төзелгән объектны
ачыклаган, шул исәптән 61-е законсыз эксплуатацияләнә торган булган. “Һәрберсенә
карата чаралар күрелде, контроль, күзәтү органнарына хатлар юлланды”, - дип
хәбәр итте докладчы.
И.Метшин әлеге системалы эшне дәвам итәргә чакырды. “Боларның
барысы да – кешеләрнең иминлеге. Мондый йортларда инфраструктура, янгын юллары,
челтәрләргә булган йөкләнеш исәпкә алынмаган. Без закон нигезендә генә гамәл
кыла алабыз”, - дип ассызыклады Казан Мэры һәм яңа объектларны шәһәр төзелеше
кагыйдәләрен бозып төзүгә юл куймаска чакырды.
Н.Галиев сүзләренә караганда, 2017 елга куелган башка
бурычлар арасында түбәндәгеләр дә бар – административ барьерларны
минимальләштерү, рөхсәтләр бирү вакытын кыскарту һәм бүлекчә тарафыннан бирелә
торган муниципаль хезмәтләрнең сыйфатын арттыру. Идарә җитәкчесе хәбәр иткәнчә,
моның өчен рөхсәтләрне электрон форматка күчерү эше башланган.
И.Метшин башкарылган эшне уңай бәяләде. “Регламент тарафыннан
билгеләнгән вакыт төгәл сакланырга тиеш. Без – документлар тулысынча закон
нигезендә уза торган институтбыз”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.