(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). Казан Мэры Илсур
Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында ТР Мәдәният министрлыгы белгечләренә
шәһәрнең тарихи үзәге чикләрен раслау буенча эшкә төрле яклап тотынуларын
сорады. Әлеге документ кабул ителми торып, шәһәр төзелешкә рөхсәтләр бирүне
башлый алмый.
Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе җитәкчесе Наил
Галиев искәртеп үткәнчә, ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә Казан региональ
дәрәҗәдәге тарихи яшәү урыны булып санала. ТР Мәдәният министрлыгына 2016 елның
1-нче декабренә кадәр шәһәр үзәгенең тарихи чикләрен һәм саклау предметын
расларга кушылган. Әмма документ әле дә юк.
2002 елның 25-нче июненнән чыккан 73-нче номерлы “Мәдәни
мирас объектлары турында”гы федераль законга 2017 елның 1-нче гыйнварыннан
кертелгән үзгәрешләр тарихи урыннардагы теләсә нинди капиталь объект төзелешен субъектның
мәдәният министрлыгы белән раслатырга куша. Һәм хәзер шәһәр чикләрендәге барлык
объектлардагы фасад проектлары нәтиҗә чыгару өчен Мәдәният министрлыгына
юллана. Нәтиҗәдә раслату вакыты 7 көннән 30 көнгә кадәр озынайтылган.
“Министрлык тарафыннан бәяләмә бирелми торып төзелешкә рөхсәт
була алмый. Вакытны озынайтудан кала, шәхси торак төзергә теләгән гражданнар
тарафыннан тискәре фикерләр арта”, - дип билгеләде Н.Галиев. Аның сүзләренә
караганда, әлеге сәбәпләр аркасында бу ел башыннан идарә бер генә төзелеш өчен
дә рөхсәт бирмәгән.
“Документның әһәмиятлелеген беркем дә кире какмый, ул
шәһәребезнең тарихи мирасын саклый. Әмма әлегә чикләр билгеләнмәгән, без барлык
төзелешне туктаттык”, - дип билгеләде Мэр һәм, әлеге процессны тизләтер өчен,
Мәдәният министрлыгына барлык кирәк булган ярдәмне күрсәтергә кирәк диде.