(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль, Алсу Сафина). Париж
Мэры Анн Идальго 15-16 февраль көннәрендә дуслык визиты белән Казанга килергә
җыена. Визит кысаларында шәһәр һәм республика җитәкчелеге, “Альянс Франсез -
Казань” үзәге вәкилләре белән рәсми очрашулар узачак, шәһәрнең спорт
объектларына барачаклар, дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә Казан муниципаль
берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова.
Ул 13-нче декабрьдә Франция башкаласында Казан һәм Париж арасында
туризм, мәдәният һәм спортны үстерү юнәлешендә килешү төзелгәнлеген искә
төшереп үтте. “Киләсе очрашу Париж һәм Казан элемтәләрен ныгытуга, шулай ук
туризм, мәдәният һәм спортны үстерүгә юнәлтеләчәк”, - дип билгеләде Е.Лодвигова.
Соңгысы – Париж 2024 елда җәйге Олимпия уеннарын уздыруга дәгъва
кылуы аркасында да актуаль булып тора. Билгеләп үтәбез, Франция башкаласының
гаризасын 50 шәһәр башлыгы белән беррәттән Казан Мэры Илсур Метшин да хуплады.
Е.Лодвигова игътибарга лаек фактны искә төшерде – 21 ел
элек, шулай ук февраль уртасында, Казанга Франциянең шул вакыттагы
премьер-министры Ален Жюппе килгән иде, һәм “Альянс Франсез” француз мәдәнияте
үзәген үстерү турында килешү төзелде. “Бу елдагы визит араларны тагы да
якынайтыр, ике як өчен дә файдалы булыр һәм Казанның позициясен халыкара
аренада ныгытыр дип ышанабыз”, - диде ул.
Казан Мэры Парижның Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият оешмасының
актив катнашучысы булуын билгеләп үтте.
Сүз уңаеннан, Татарстан башкаласы 2019 елда һөнәри осталык
чемпионатының хуҗасы булу хокукы өчен ярышта Парижны узып китте.
“Без бер-беребездән өйрәнәбез һәм шәһәрләребездә яшәүчеләр,
иң яхшы белгечләребез бер-берләренә якын булуын теләр идек. Париж белән дус
булачакбыз!” – дип ассызыклады И.Метшин.