(Казан шәһәре KZN.RU,
13-нче февраль, Алсу Сафина). 16-сыннан алып 18-нче февральгә кадәр Казанда беренче
тапкыр эшлекле туризм оештырылышы өлкәсендәге Россиядәге иң зур вакыйгаларның
берсе булган “Winter Event Forum” узачак. Форумда Россиянең 20 шәһәреннән 300-дән
артык катнашучы һәм илдәге туризм комитетларының 10-лап вәкил катнашачак. 10 шәһәрдән
70-тән артык кеше форумда волонтер булырга теләк белдергән. Бу хакта бүгенге
эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты Дарья
Санникова хәбәр итте.
“Кышкы “Event Forum” – профессиональ оештыручылар,
корпоратив бренд белгечләре, тышкы һәм эчке коммуникацияләр буенча менеджерлар,
эшмәкәрлек милекчеләре, чараларга турыдан-туры заказ бирүчеләр һәм туризм
комитетлары вәкилләре очраша торган мәйданчык”, - дип сөйләде Дарья Санникова.
Форум кысаларында туризм комитеты вәкилләре өчен ачык сессия
узачак, биредә алар төбәкләрдә event-туризм үсеше мәсьәләләре буенча фикер
алышачаклар.
Моңа кадәр “Winter Event Forum” Мәскәүдә, Санкт-Петербургта
һәм Ростов-на-Донуда гына үткәрелә иде. “Форумны кабул итеп, Казан турында зур
потенциалга ия шәһәр буларак игълан итү бурычын куябыз”, - дип ассызыклады Д.Санникова.
“Эшлекле туризм - әһәмиятле өлкәләрнең берсе. Аның хакында
күптәннән һәм күп итеп сөйлибез. Сүздән гамәлгә күчүебез яхшы – бездә шундый
зур вакыйга узачак, бу бик тә әһәмиятле”, - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур
Метшин. “Казан Экспо” һәм “Мәскәү - Казан” зур тизлекле магистраль
эксплуатациягә тапшырылу белән, һичшиксез, эшлекле тормыш активлашачак, ә
шундый эшлекле форумнарның саны бермә-бер артачак. Инде бүгеннән без әзер
булырга тиешбез”, - дип ышана шәһәр җитәкчесе.
Шәһәр Мэры фикеренчә, чараларның юнәлешләренә карамастан,
аларның Казанда узуы катнашучылар өчен барысы да югары дәрәҗәдә узачак дигән бер
сыйфат билгесе булырга тиеш. “Әлеге авторитетны безгә көн саен эшләргә кирәк. Әйдәгез
әлеге юнәлешне үстерүне дәвам итик, безнең әле эшлекле туризм өчен потенциалыбыз
тулысынча ачылмаган”, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.