(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче февраль). Казан Мэры
Илсур Метшин Татарстан башкаласы халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
“Хөрмәтле казанлылар!
Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән
тәбрик итәм!
Әлеге бәйрәм Россиядәге һәр гаиләгә дә кагыла, чөнки армиядә
хезмәт итү – безнең миллионлаган гражданнарыбыз уза торган юл. Без дусларыбызны,
хезмәттәшләребезне, танышларыбызны һәм туганнарыбызны, илебез сагында
торучыларны әлеге бәйрәм белән котлыйбыз.
Зур рәхмәт сүзләре белән бүген ветераннарыбызга
мөрәҗәгать итәсе килә. Безнең һәр уңышыбыз һәм җиңүебез, омтылышыбыз һәм
максатларыбыз, хыял-өметләребез, балаларыбызның елмаюлары һәм шатлыклы йөзләре –
иң беренче чиратта сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсе. Сез – Ватанның чын сакчылары,
без сезнең бәһасез батырлыгыгызга сокланабыз һәм горурланабыз.
Россия кораллы көчләрендә хезмәт итүче һәм ил эчендәге
хокук саклау органнары составында иминлекне тәэмин итүчеләр шулай ук зур игътибарга
һәм ихтирамга лаеклар. Алар безнең халкыбызның тынычлыгы һәм иминлеге өчен
җиңел булмаган хезмәт юлын үтәләр, илне нык итеп яклыйлар.
Кадерле дуслар, ихлас күңелдән аяз күк йөзе, куелган
максатларыгызга ирешүегезне һәм барлык башлангычларыгызда да уңышлар телим! Сезгә
һәм барча якыннарыгызга бәхет, нык сәламәтлек, игелек һәм бәрәкәт телим!” –
диелә котлауда.