(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче февраль). Ратушада Казан
шәһәр Думасының XIII хисап сессиясе башланды, чара Казан Мэры Илсур Метшин
рәислеге астында уза. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов та катнаша.
Чарада 50 депутатның, теркәлү нигезендә, 48-е катнаша.
Карар кабул итәр өчен кворум бар. Сессиядә 13 мәсьәлә буенча фикер алышачаклар:
Казан шәһәре
Мэрының 2016 елдагы эшчәнлеге турында хисабы;
Казан шәһәр Думасының
2016 елдагы эшчәнлеге турында хисабы;
Казан шәһәре
Башкарма комитеты һәм аның Җитәкчесенең 2016 елдагы эшчәнлеге турында хисабы;
Контроль-хисап палатасының 2016 елдагы эшчәнлеге турында хисабы;
Казан шәһәр
Думасының “Җир салымы турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр
Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2017 елга һәм планлы чор 2018-2019
елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәре
муниципаль милкен 2017-2019 елларда хосусыйлаштыру прогноз планы (программасы)
турында”гы карарына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәрендә реклама
конструкцияләрен урнаштыру турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәре муниципаль
хезмәткәрләренең вазыйфаи окладларын, айлык һәм башка өстәмә түләүләрен
билгеләү һәм бирү тәртибе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының Казан шәһәре Башкарма комитеты
органнары турындагы аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең җир
биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше
регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлек Уставына үзгәрешләр
кертү турында;
Төрлесе.