Казан шәһәр Думасының XIII сессиясендә дәүләт һәм шәһәр бүләкләрен тапшырдылар
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче февраль,
Антон Ноздрин). Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов бүген Казан ратушасында Казан шәһәр Думасының XIII
сессиясе барышында дәүләт һәм шәһәр
бүләкләрен тапшырды.
Күпьеллык нәтиҗәле эше өчен “Фидакарь хезмәте өчен”
медале белән Анжела Вавилова исемендәге исемендәге хәйрия фонды рәисе Владимир
Вавилов, хезмәт ветераны Ольга Ермакова, Казанның 2-нче номерлы клиника
хастаханәсенең баш табибы Рәис Хәсәнов бүләкләнделәр.
Торак сәясәте үсешенә керткән өлеше өчен “Татарстан
Республикасында җирле үзидарә үсешендәге уңышлары өчен” медале белән Казанның
Совет районы администрациясенең торак сәясәте бүлеге җитәкчесе Вера Никулина
бүләкләнде. Казанның 7-нче номерлы шәһәр клиника хастаханәсенең лаборатория
җитәкчесе Гөлнара Хөснетдиновага халыкның сәламәтлеген саклау һәм күпьеллык
намуслы хезмәте өчен “Татарстан Республикасының атказанган табибы” мактаулы
исеме бирелде. Мәдәният өлкәсенә керткән саллы өлеше һәм күпьеллык намуслы
хезмәте өчен Казанның 10-нчы номерлы балалар музыка мәктәбе укытучысы Миләүшә
Фәхретдиновага “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”
мактаулы исеме бирелде.
Халыкны транспорт хезмәте белән тәэмин итүе һәм
күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Метроэлектротранс” муниципаль унитар
предприятие электромонтеры Марат Галимовка “Татарстан Республикасының
атказанган транспорт хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде. Төзелеш өлкәсендәге
уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Ак Барс инжиниринг” җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыяте бүлегенең баш энергетигы Юрий Кукаровка “Татарстан
Республикасының атказанган төзүчесе” мактаулы исеме бирелде. Хокукый фәннәр үсешенә
керткән өлеше һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләве өчен Казан шәһәр
Думасы депутаты, КФУның юридик факультет деканы Лилия Бакулинага “Татарстан
Республикасының атказанган юристы” мактаулы исеме бирелде.