(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). Казанның
хәйриячелек өлкәсендәге тәҗрибәсен һәм шәһәрдә тормышка ашырыла торган хәйрия
инициативаларын республика башкаласыннан читтә дә трансляцияләргә кирәк, диде бүген
Казан шәһәр Думасының XIII сессиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
“Игелекле Казан” поектының беренче нәтиҗәләре турында
бүгенге хисап сессиясе барышында фикер алыштылар. “Игелекле Казан – меценатлар шәһәре
генә түгел, ә фикерләр образы дисәк, дөресрәк булыр: якын-тирәдәгеләргә ихтирам
һәм игътибар, ярдәм күрсәтү һәр кеше өчен тормыш нормасы булып тора”, - дип
ышана Казан Мэры Илсур Метшин.
Бу елда Казан мәктәпләренең беренче сыйныф укучыларына
тапшырылган “Игелекле эшләр көндәлеге” әлеге эштә әһәмиятле корал булганлыгын билгеләп
үтте шәһәр башлыгы.
Моннан кала, 2016 елның сентябрендә Добро Mail.Ru
федераль сервисы белән уртак проект эшләтеп җибәрелгән, Казанның аерым бите – dobro.mail.ru/kazan
булдырылган. “Әлеге сервис ярдәмендә Казан хәйрия фондлары проектларына 1 млн
900 мең сумнан артык акча җыелды”, - дип хәбәр итте шәһәр җитәкчесе.
И.Метшин Казанның актив хәйрия эшләре белән күп кенә Россия
шәһәрләреннән алда барганлыгын ассызыклады: шәһәрдә игелек ярминкәләре, хәйрия
марафоннары, акцияләр һәм проектлар уздырыла. Узган елда Казан мәктәпләре
укучылары, шундый төрдәге чаралар уздырып, хәйриячелеккә 12,7 млн сум акча
юллаган.
Шулай ук сессиядә чыгыш ясаган “Игелекле эшләр көне”
хәйрия фонды директоры Рөстәм Хәсәнов шәһәр хакимиятенең шәхси хәйрия инициативаларына
карата мөнәсәбәтләре үзгәргәнлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда,
хәйриячелек, башка тармаклар һәм өлкәләр белән беррәттән, шәһәр сәясәтенең
әһәмиятле юнәлешләренең берсе булып тора. Р.Хәсәнов фикеренчә, әлеге юнәлештә
тагы да нәтиҗәлерәк эш алып бару өчен зур тәҗрибәле профессионалларны җәлеп
итәргә кирәк.
Фондның үзе тарафыннан тормышка ашырылган проектлар –
коляскадагы инвалидларны шәһәр буенча бушлай йөртә торган социаль такси, хәйрия
склады һ.б.