(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче
февраль). Бүген Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның
хатыны Наина Ельцина һәм кызы Татьяна Юмашева белән очрашты. Алар Казанга
традицион “Ельцин кубогы-2017” халыкара теннис турниры ярышларын карарга
килделәр.
Очрашуда үзенең хатыны Гөлнара
ханым белән Казан Мэры Илсур Метшин, Россия Теннис федерациясе президенты
Шамил Тарпищев, “Б.Н.Ельцинның президент үзәге” фонды идарәсе әгьзасы, РФ
Президентының элеккеге киңәшчесе Владимир Шевченко, Валентин Юмашев катнаштылар.
Халыкара теннис турниры 18-26 февральдә Казан Теннис
академиясендә узачак.
Наина Ельцина, Татьяна һәм Валентин Юмашевлар парлы
разрядтагы финал матчларын карадылар. Кунаклар шулай ук Казан Богородицский
ирләр монастыренда һәм “Казан панорамасы” күргәзмә комплексында булдылар.
Иртәгә, 26-нчы февральдә, ялгыз
разрядтагы финал ярышларны караячаклар һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында
катнашачаклар, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте порталы.