(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль).
Казанның Теннис академиясендә ITF “Ельцин кубогы-2017” халыкара яшүсмерләр теннис турниры тәмамланды. Ялгыз
разрядта хатын-кызлар арасында Россия спортчысы Анастасия Харитонова чемпион булды. Ир-егетләр
арасында Австрия спортчысы Юрий Родионов беренче урын алды. Җиңүчеләрне Россиянең
беренче Президентының тормыш иптәше Наина Ельцина, Казан Мэры Илсур Метшин һәм
РФ Теннис федерациясе президенты Шамиль Тарпищев бүләкләделәр.
Наина Ельцина турнирның яшьләр өчен зур спортка юллама
булуын билгеләп үтте. Россиянең беренче Президентының тормыш иптәше Татарстан
һәм Казан җитәкчелегенә кунакчыллыклары, турнирны матур итеп оештырулары һәм
спортка бирелгән игътибарлары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Җиңүчеләрне Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин да
котлап узды. Шәһәр җитәкчесе җиңүчеләргә Казан Мэрының махсус призын тапшырды.
И.Метшин “Ельцин Кубогы”н җиденче тапкыр уздыру шәһәребез өчен зур дәрәҗә
булганлыгын билгеләп үтте. “Җиңүчеләрне котлыйм һәм әлегә финалга уза
алмаучыларга уңышлар телим. Сезнең ярышларны карап, без зур тәэсир алдык. Универсиада
алдыннан төзелгән Теннис академиясенең шундый вакыйгалар белән баеганлыгына
сөенәбез. Казан зур теннисның һәм башка спорт төрләренең үсеше өчен кулдан
килгәннең барысын да эшләячәк”, - диде Мэр.
И.Метшин Борис Ельцин гаиләсенә Казанда шундый дәрәҗәдәге
турнир үткәрү мөмкинлеге биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Ярышларның ябылу тантанасында ТР Дәүләт Советы рәисе
урынбасары Татьяна Ларионова, Б.Н.Ельцин фонды Президенты Татьяна Юмашева, ТР
яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан Башкарма комитеты
җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Россия Федерациясенең
атказанган спорт мастеры Анастасия Мыскина һәм башкалар катнашты.
Бер көн элек турнирның парлы разряд җиңүчеләре билгеле
булган иде. Хатын-кызлар арасында Анастасия Харитонова һәм Дарья Назаркинадан торган Россия дуэты җиңү
яулады. Ир-атлар арасында украиналы Александр Брайнин һәм австрияле Юрий Родионовтан торган пар җиңүче исеменә
лаек булды.