(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль). Казан ратушасында эчке
эшләр органнары һәм Казан Башкарма комитетының ведомствоара үзара хезмәттәшлек
нәтиҗәсен арттыру буенча шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм ТР эчке эшләр министры
Артем Хохорин катнашлыгында координацион киңәшмә узды. Киңәшмәдә иҗтимагый
тәртип саклау пунктлары, полиция бүлекчәләрен эш шартлары белән тәэмин итү
турында сөйләшенде, аларның үзара хезмәттәшлегенә нәтиҗә чыгарылды, шулай ук 2017
елга җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча бурычлар каралды.
Илсур Метшин, киңәшмәне ачып, якындагы елларда шәһәр
үсешенең 12 әһәмиятле өстенлек юнәлешләренә иминлек керүен билгеләп үтте. “Бу –
безнең имиджның бер өлеше һәм шәһәребезнең, республиканың эшлекле, инвестицион
һәм туристик потенциалының, шулай ук халык ышанычының төп факторларының берсе. Казан
һәм Татарстан бер бәйләмдә баралар. Шуңа да без әлеге теманы эчке эшләр
министры катнашлыгында күтәрдек”, - дип ассызыклады шәһәр җитәкчесе.
Соңыннан ул домофон.ру һәм авито.ру порталлары тарафыннан
оештырылган сораштыру нәтиҗәләрен китерде: сораштыру барышында кулланучылардан “Шәһәрләрегезне
имин дип саныйсызмы?” дип сораганнар. Җаваплар нигезендә Россиянең аеруча зур
100 шәһәреннән торган рейтинг төзелгән. “Барыбызга да аңлашылган сәбәпләр
аркасында аз кеше яшәгән шәһәрләр иң иминнәре дип табылган. Казан 20-нче урын
алган, әмма миллион халкы булган шһәрләр арасында ул беренче булып тора. Эчке
эшләр министрлыгы үз эшендә башка статистикага таяна, әмма без шундый социаль
сораштырулар нәтиҗәләрен игътибарга алабыз, чөнки алар шәһәрлеләрнең үз-үзләрен
ничек хис итүләренең картинасын ачып бирә”, - диде Мэр.
Илсур Метшин Казан Башкарма комитетының күп кенә структур
бүлекчәләре әлеге өстенлекле юнәлешне үстерүгә җәлеп ителгәнлеген җиткерде. Әйтик,
Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты
белән бергә күпфатирлы йортларны видеокүзәтү системасы белән тәэмин итү
юнәлешендә шәһәр проектын тормышка ашыра. Видеокүзәтү системасы инде 62 торак
кварталда оештырылган. Өч ай эчендә видеотасманы сорау буенча 203 очрак булган,
архив материалларын йөкләү һәм резервлау буенча 372 факт теркәлгән.
Мэр “Халык инветаризациясе” проекты турында искәртеп үтте,
аның ярдәмендә Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты законсыз объектларны, шул
исәптән уен салоннары, наркопритоннар, контрафактлы алкоголь продукциясен сату
нокталары һәм “эчү нокталары”н табу белән шөгыльләнгән.
Полиция бүлекләрендә һәм аварияле биналарда капиталь
төзекләндерүнең ничек башкарылуы, участок полицияләрнең вәкаләтле хезмәткәрләре
өчен административ-торак комплекслар төзелеше һәм яңа хокук тәртибен саклауның
иҗтимагый терәк пунктлары ачылу турында район башлыклары хәбәр итте.
Билгеләп үтәбез, социаль-мәдәни өлкә учреждениеләрендәге
2770 камера инде заманча төрләргә алмаштырылган.
“Без анализладык һәм мәктәпләрдәге акча җыюларның 70% сак
хезмәтенә тотылган акча белән бәйле булуын аңладык. Әлеге мәсьәләне республика
буенча үзәкләштерелгән төстә чишәргә кирәк, һәм тискәре фикерләр дә бетәчәк”, -
диде И.Метшин.
Киңәшмә ахырында эчке эшләр министры Мэрга, полиция бүлекләре
һәм хокук тәртибен саклауның иҗтимагый терәк пунктлары өчен шартлар булдыруда
башкарылган зур күләмдәге эше өчен, рәхмәт белдерде. Ул мондый фортматта бер
тапкыр да очрашмауларын, әмма очрашуның, һичшиксез, ике як өчен дә файдалы
булуын билгеләп үтте.
“Без, тирән анализдан һәм шәһәрлеләр, сайлаучылар белән
очрашудан соң, шәһәр иминлеген өстенлекле юнәлешләргә куйдык. Безнең инде зур
тәҗрибәбез бар: Универсиаданы һәм Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын
уздыру вакытында бер генә гадәттән тыш хәл дә килеп чыкмады. Бу – министр һәм
аның командасы җитәкчелегендәге хокук сакчыларының зур профессиональ хезмәте. Көндәлек
эштә дә шундый нәтиҗәле мөнәсәбәтләр булсын иде. Без – алдынгылардан, ел
башланды, һәм һәрберебез өстендәге бурыч җиренә җиткереп башкарылуын теләр идем”,
- дип сүзен тәмамлады Мэр.