(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль, Алсу Сафина). 2019-2020
уку елына Казандагы мәктәп укучылары саны 21 меңгә (18%) артачак. Өч елдан соң
мәктәп укучылары саны 135,6 меңгә җитәчәк, хәзер исә әлеге сан 114,8 меңгә тиң.
Әлеге мәгълүматны Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин традицион еллык хисап
вакытында Казан Мэры Илсур Метшинга җиткерде.
Мәктәпләрнең җитеп бетмәве мәгариф өлкәсендәге иң төп
проблема булып кала бирә, дип ассызыклады докладчы. Илсур Һадиуллин бүгенге
көндә мәктәп укучыларының 14% икенче сменада укый дип җиткерде – бу Казанның 65
мәктәбендә шулай. Шуның белән беррәттән, федераль программа нигезендә Россия
мәктәпләрендәге барлык мәктәп укучыларын да 2025 елда бер генә сменага
күчерергә җыеналар.
Хәзерге вакытта шәһәрдә ике мәктәп төзелә, һәрберсе 1224
урынлык – 2-нче Азино урамында һәм “Җиденче күк” торак комплексында. Моннан кала,
2020 елга кадәр республика прогарммасы кысаларында тагы 4 мәктәп төзү
планлаштырыла. И.Һадиуллин мәктәпләрнең бер өлеше инвесторлар хисабына төзелер
дигән өметен белдерде.
Балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән тәэмин
итү 75% тәшкил итә - бу республика (71%) һәм Россиядәгегә (64%) караганда
күбрәк. Һадиуллин сүзләренә караганда, урыннарның җитмәве сизелеп кенә калмый,
ә үсә бара. 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге 18 мең бала балалар бакчасына
чиратта тора. Бу – ел саен үсеп бара торган туу барышы белән бәйле. Әйтик, 2016
елда Казанда 24564 сабый туган, бу 2015 ел белән чагыштырганда 501 балага
күбрәк дигән сүз.
Проблемалы районнардан И.Һадиуллин Идел буе районын (Дубравная
ур., 10-нчы микрорайон, Сыртланова – Гарифҗанов, Җиңү Проспекты, “Зөбәрҗәт
шәһәр” микрорайоны) һәм Совет районын (“Азино-1”, “Азино-2”, “XXI гасыр” микрорайоннары)
атады, биредә балалар учреждениеләренә аеруча зур кытлык икән.
Узган елда 1140 урынга 5 балалар бакчасы төзелгән, аларның
өчесе “Кояшлы шәһәр”дә һәм икесе – “Салават күпере”ндә.
Казанда барлыгы 543 мәгариф учреждениесе бар: 324 балалар
бакчасы (67 мең 796 бала), 167 мәктәп (114 мең 805 укучы), 49 өстәмә белем бирү
учреждениесе (70 мең 967 кеше) һәм 3 башка төрдәге учреждение. И.Һадиуллин
билгеләп үткәнчә, 7 ел эчендә барлык кичке мәктәпләр ябылган, бары тик берәү –
ишетмәүче һәм күрмәүчеләр өчен генә калган. Балалар бакчасыннан кала мәктәпкәчә
белем бирү программасын 2 прогимназия һәм 9 мәктәптәге мәктәпкәчә белем бирү
бүлекләре тормышка ашыра.