(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). 2016 ел нәтиҗәләре
буенча Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты Казан бюджетына 2 млрд. 130 млн.
сум акча керткән. Еллык хисап барышында шундый мәгълүматны шәһәр Мэры Илсур
Метшинга комитет рәисе Ренат Галәветдинов җиткерде.
Сумманың күп өлеше җирне арендага бирүдән кергән. 2200 га дан артыграк
мәйданлы җирне арендага бирүдән 1 млрд. 82,2 млн. сум кергән.
Тагы 389 млн. сум җир участокларыннан төзелгән килешүдән
кергән.
300 млн. сумга “Яңа Савин күпләп-берәмләп сату базары”
акционерлык җәмгыятенең акцияләре сатылган.
2016 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль милекне арендага бирү шәһәр
бюджетына 231,9 млн. сум акча китергән. Узган елда аренда буенча 160 килешү
төзелгән, арендага бирелгән милекнең гомуми мәйданы 49,7 мең кв.м тәшкил иткән.
Муниципаль милекне яклау максатыннан судка 769,7 млн. сумга
417 дәгъва гаризасы бирелгән. Бу – муниципаль милекне инвентаризацияләү буенча
ситемалы эшнең нәтиҗәсе булган. Узган елда ул Мәскәү һәм Авиатөзелеш
районнарының 263 объектында узган.
2016 елда 9981 җир участогы тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре
буенча җирдән куллану законнарын үтәү буенча 4182 акт төзелгән.
Шулай ук узган елда торак булмаган фонд объектларында 3730
тикшерү уздырылган, административ тәртип бозулар турында 154 беркетмә төзелгән.
Илсур Метшин системалы эшне дәвам итәргә чакырды. “Авыр,
һәрвакытта да кызыклы булмаган, ялыктыргыч, әмма әһәмиятле эш. Аннан башка
шәһәрдә тәртип урнаштыру һәм бюджетны тулыландыру мөмкин түгел”, - дип
ассызыклады Казан Мэры.
Чарада шулай ук Казан муниципаль берәмлеге башлыгының
беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Финанс идарәсе башлыгы Радик Шәфигуллин
һ.б. катнашты.