(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). Казанда транспорт
паркын яңарту эше дәвам ителә. Шул рәвешле, узган елда 108 “МАЗ-203” автобусы, 22 бер секцияле
трамвай вагоны һәм 70 троллейбус сатып алынган. Бу хакта шәһәр Башкарма
комитетының структур бүлекчәләренең еллык хисабы вакытында Казан Мэры Илсур
Метшинга Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков хәбәр итте.
“Барлык автобуслар да Евро-5 экологик стандарты двигателе
булган алдынгы сыйфат стандартларына туры килә”, - дип билгеләде А.Габделхаков.
Моннан кала, яңа автобусларда җитештерүчеләр тарафыннан пассажирлар иминлеге
дәрәҗәсе дә күтәртелгән.
Киләчәктә шәһәр транспортын
модернизацияләү буенча җитештерүчеләр белән уртак эшне дәвам итү планлаштырыла. Аерым
алганда, киләчәктә максималь хәрәкәт тизлеге буенча чикләүләрне алдан карау
планлаштырыла.
А.Габделхаков шулай ук барлык сатып алына торган
транспортның түбән идәнле, азмобильле пассажирлар өчен күчмә аппарельләре
булуын хәбәр итте. Бүгенге көндә Казанда физик мөмкинлекләре чикле булган
кешеләр өчен уңайлылыкны 100% метрополитен, автобус, троллейбус һәм 68% трамвай
тәэмин итә. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан башкаласы Россиядә лидер булып
тора.
Илсур Метшин эш нәтиҗәләрен уңай бәяләде. “12 ел эчендә без
зур, катлаулы юл үттек. Башка шәһәрләр белән бертөрле шартлар булуга
карамастан, без шактыйга алга киттек”, - дип билгеләде Казан Мэры. Шәһәр
җитәкчесе системалы эшне дәвам итәргә кушты. “Һәрвакытта да үсәргә мөмкин һәм кирәк”,
- дип ассзыклады И.Метшин.
Чарада шулай ук Казан муниципаль берәмлеге башлыгының
беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Финанс идарәсе башлыгы Радик Шәфигуллин
һ.б. катнашты.