(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль, Михаил Ченцов). Казан
Мэры узган елдагы туристлар агымының 16%-ка артуын позитив бәяләп үтте. “400
мең кешегә үсү – бу бик яхшы нәтиҗә, хәзер, ирешелгән уңышларда туктап
калмыйча, яңа үрләр яулар вакыт”, - дип билгеләп үтте шәһәр җитәкчесе, Казан
Башкарма комитетының Туризмны үстерүгә булышлык күрсәтү комитеты директоры
Дарья Санникованың 2016 елгы хисабын шәрехләп.
Д.Санникова сүзләренә караганда, 2016 елда Казанга 2,5 млн.
турист килгән, бу исә 2015 ел белән чагыштырганда 16%-ка күбрәк дигән сүз. Казан
Кремле туристлар тарафыннан иң яратып кабул ителгән объектларның берсе булган,
биредә 2 млн. 893 мең кеше булган. Кунакханәләрнең елына уртача йөкләнеше 4%-ка
арткан һәм 58% тәшкил итә башлаган, ә туристларның Казанда калу вакытлары уртача
3,5 көнгә тиңләшкән. Исегезгә төшерәбез, Казанда бүгенге көндә 7400 номерга 191
кунакханә һәм хостел эшли.
Туристик хезмәтләргә сорау да арткан. Әйтик, 2016 елда “Россиянең
өченче башкаласы” буенча су экскурсиясенә ихтыяҗ 20%-ка арткан. Д.Санникова
сөйләп узганча, 1-нче июльдән, Кабан күлендәге елга экскурсияләренә өстәмә
рәвештә, Казансу елгасы буенча да экскурсияләр старт алган. Әлеге хезмәттән 100
меңләп турист һәм шәһәрле кулланган.
Ел саен уздырыла торган чаралар да популярлыкларын
арттыралар. “Өченче Казан велотөне” узган елда 5 меңләп катнашучыны җыйган, шуларның
15%-н чит ил кешеләре тәшкил иткән. “Тәмле Казан” икенче гастрономия
фестивалендә 29 мең кеше булган.
Казан Кремле диварларындагы утлы тамашаны 66 мең кеше
караган. Сүз уңаеннан, оештыручылар бары тик Казанда гына тамашаны 2017 елның
2-нче гыйнварына кадәр озайтканнар. Иске Татар бистәсендәге Өченче яңа ел
ярминкәсе шулай ук шәһәрлеләрдә зур кызыксыну уяткан.
Туризмга булышлык күрсәтү комитеты аерым игътибарын
кунакчыллыкны үстерүгә юнәлтә. Узган елда “I help Kazan” проекты кысаларында 30
волонтер инглиз телен һәм туган як тарихы нигезләрен өйрәнгән. Укуларын тәмамлаганнан
соң, алар җәйге чорда килгән туристларга мәгълүмати яктан ярдәм күрсәткәннәр. “Агымдагы
елның язында әлеге программа кысаларында янә инглиз теленә өйрәтә башлаячаклар,
әмма бу юлы кунакчыллык өлкәсендәге хезмәткәрләрне – официант, метрдотель һәм
портьеларны”, - дип хәбәр итте Д.Санникова.