(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). Сезонлы сәүдә
объектларын булдыруны раслату буенча барлык эшләр дә апрель уртасына кадәр
төгәлләнергә тиеш. Казан Мэры Илсур Метшин профиль бүлекчәләрнең барлык
җитәкчеләренә дә шундый бурыч йөкләде. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади
үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов шәһәрдәге 2016 елдагы сезонлы сәүдә нәтиҗәләре
һәм 2017 елга куелган бурычлар турында сөйләп үтте.
И.Кузнецов сезонлы объектларны электр утына тоташтыруның
вакыты әһәмиятле мәсьәләләрдән булып торуын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта
эшмәкәрләргә өч төрле тоташтыру схемасы тәкъдим ителә. “Беренче схема Тышкы
төзекләндерү комитетының балансындагы челтәрләргә тоташтыру белән эшли. Бу очракта
32 көн вакыт таләп ителергә мөмкин. Икенче схема – “Казан электр челтәрләре”
аша “Челтәрле компания” подстанцияләренә турыдан-туры тоташу. Биредә инде 42
көн кирәк. Һәм өченче очрак – тоташу “Татэнергосбыт” белән килешүе булган башка
милекче аркылы гамәлгә ашырыла. Биредә регламент юк, һәм эшләнү вакыты
тоташтыру объекты милекчесенең мөмкинлекләреннән тора”, - дип искәртте
докладчы.
И.Метшин барлык эшләрнең дә, эшмәкәрләр май бәйрәмнәренә
кадәр эшләрен башлый алсын өчен, апрель уртасына кадәр бетәргә тиешлеген
билгеләп үтте.
“Әле берничә ел элек кенә җәйге сәүдәнең Европа шәһәрләрендә
кебек булуы турында хыяллана идек, казанлыларның һәм башкала кунакларының цивилизацияле
урыннарда чәй, каһвә эчә алуларын, милли ризыкны татып карауларын теләдек. Бүгенге
урам сәүдәсе шундый форматта – бу инде шәһәр атрибуты, - дип белдерде Мэр. – Киләчәктә
Казанда булачак халыкара вакыйгаларны исәпкә алып, без эшмәкәрлек белән килешеп
әлеге өлкәгә иң яхшы дөньякүләм тәҗрибәне кертергә тиешбез”.